Россиядә минималь хезмәт хакы артырга мөмкин

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының күләмен 1 гыйнвардан 13 617 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр, ул парламентның түбән палатасының электрон базасында чыкты.

Закон проектының аңлатма документында әйтелгәнчә, акча 825 сумга, ягъни 6,4 процентка артачак. Бу 2,7 миллион кешенең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, аларның яртысы диярлек дәүләт учреждениеләрендә эшли.

Закон проектын гамәлгә ашыруга акча 2022 ел бюджетында каралган. Икътисадның реаль секторы оешмаларының өстәмә чыгымнары 17,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Документ 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме Росстат киләсе елга билгеләгән уртача хезмәт хакының 42 проценты буларак билгеләнә.


Фикер өстәү