Алексей Песошин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

Песошин искәрткәнчә, бу көнне без ветераннарыбызны — туган республикабыз чәчәк атсын өчен зур өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез.

«Татарстанның икътисади, сәяси һәм эшмәкәрлек өлкәләренә керткән өлешегез республикага Россия Федерациясенең иң динамик үсештәге субъектларының берсе булырга ярдәм итте», — ди Песошин.

Аның сүзләренчә, ветераннарның күбесе, өлкән яшьтә булуына карамастан, әлегәчә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшь буынга хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирә.

«Ил һәм республика өчен башкарган һәм хәзер дә дәвам итә торган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Сезгә һәм якыннарыгызга җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, иминлек телим. Яныгызда һәрвакыт ярата һәм кайгырта торган балаларыгыз, оныкларыгыз, якын һәм кадерле кешеләрегез булсын», — диелә котлауда.


Фикер өстәү