Мәскәүдә бер ир-ат мәктәп янында атыш оештырган

Полицейскийлар Мәскәүдә Палехская урамындагы мәктәп янында атыш оештырган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу мәктәптә укучы 10 сыйныфтагы кыз белән танышлары арасында низаг чыккан, ул бу хакта үз әтисенә сөйләгән. Кызның әтисе мәктәпкә травматик корал белән килгән һәм яшь егетләр белән сөйләшкәндә һавага аткан.

Зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү