Минималь хезмәт хакы күләмен арттырырга җыеналар

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 6,4 процентка арттыру турында закон проектын тәкъдим итте. Шулай итеп, 2022 ел башыннан ул 13 617 сумны тәшкил итәргә тиеш булачак.

Закон проектыннан аңлашылганча, бу сумма 2020 ел өчен медиана рәвешендәге хезмәт хакы (Россиядәге хезмәткәрнең уртача статистик хезмәт хакы) күләменең 42 процентын тәшкил итә. МРОТ күләмен үзгәртү 2,7 млн кешенең хезмәт хакын арттыруга китерәчәк.

Искәртеп үтик: хәзерге вакытта Россиядә МРОТ күләме аена 12 792 сумны тәшкил итә.

 

 


Фикер өстәү