Марина Патяшина Татарстанга өстәмә чикләүләрнең һәм эшләми торган көннәрнең кертелү-кертелмәвен аңлаткан

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы чараларны мөмкин кадәр кичектерергә киңәш иткән.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина эшләми торган чорда (30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр) массакүләм чаралар оештыруга һәм аларда катнашуга карата чикләүләр турында сөйләп үткән.
Татарстанда түбәндәге очракларда массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә:
– бүлмә эчендә – кешеләр саны 100 дән артык булмаса;
– ачык һавада – 200дән артык булмаса.
Тамаша залларына (театрлар, кинотеатрлар, спорт объектлары) килгәндә, зал 50 процентка гына тулырга, шул ук вакытта тамашачылар саны 500 кешедән артмаска тиеш. Тамашачыларның бер урындык калдырып һәм битлек киеп утырулары шарт.
Чарада 500дән артыграк кешенең катнашуы күздә тотылса, анда бары тик QR-код белән генә кертелә.
– Өстәмә чикләүләр юк. Әмма чараларның барысы да килештерелеп кенә уздырыла. Бер өлешен – мин, бер өлешен – оператив штаб килештерә. Без чараларны төп оештыручылардан – министрлыклар һәм ведомстволардан чараларны эпидемиологик вазгыять тотрыклыланганчы кичектерүләрен киңәш итәбез, – дип басым ясап әйтте Патяшина.


Фикер өстәү