Ковид белән авыручылар арта

Татарстанда узган тәүлектә 104 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Үткән атнада да 90нан төшмәде. Республикада коронавирус инфекцияcе белән авыручылар саны күтәрелеш кичерә. Моның сәбәбен белгечләрдән белештек.

– Республика халкы Яңа ел алдыннан кибетләрдә йөреп, товар, бүләкләр җыя һәм чирдән саклану чаралары турында уйламый башлады, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Кайберсе битлеген салып куя яки аны кияргә бөтенләй оныта. Якыннарыгызны шатландырырга теләвегез аңлашыла, тик алар өчен дә, үзегез өчен дә иң кадерле нәрсә – сәламәтлек икәнен истән чыгармасагыз иде.

Белгеч республика халкын сәүдә үзәкләрендә йөргәндә, бәйрәм чараларында катнашканда битлек кияргә, кулларны чиста тотарга һәм социаль дистанция сакларга чакырды. Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән чикләүләр дә юкка чыкмады. Концерт һәм театр заллары тамаша үткәргәндә 70 процент кына тулырга тиеш. Ул таләп җәмәгать туклануы оешмаларына – кафе-рестораннарга да кагыла. Әлеге оешмаларда үткән мәҗлесләр 100 кешедән дә артмый. Күңел ачуны урамда, ачык һавада оештырганда 200гә хәтле кеше җыелырга рөхсәт ителә.

Бүгеннән Роспотребнадзор идарәсендә ковидка каршы кабул ителгән санитария чараларын бозучылар турында хәбәр җиткерү өчен «кайнар линия» телефоны эшли башлады. Анда эш көннәрендә – 236-94-11, ял һәм бәйрәм көннәрендә 38-98-54 номерларына шалтыратыр­га мөмкин. Тәртип бозучыларның кайсы урында икәнен төгәл әйтеп бирергә кирәк. Фото-видеолар да кабул ителә. Любовь Авдонина әйтүенчә, бөтен фактлар буенча да тикшерү үткәреләчәк. «Кайнар линия»гә 10 гыйнварга кадәр шалтыратып була.

Коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бушлай дарулар бирелүе хакында белмәүче юктыр. Тик әлеге препаратларны да бирү тәртибе бар. Ул кемгәдер эләгә, кемгәдер юк. Кайчакта ковид ачыкланмаса да, участок табибы бушлай даруларга рецепт яза.

– Сәламәтлек саклау министрлыгының бу уңайдан махсус боерыгы бар, – дип аңлата Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. – Бушлай даруны ПЦР анализы аша – коронавирус инфекция­cе, компьютер томографиясе тикшеренүе вакытында – вируслы пневмония табылган очракта гына түгел, ә гаиләдә һәм хезмәт урынында берәрсе авырып китсә дә, билгеләргә мөмкиннәр. Кешенең чит илдән кайтуы һәм анда ковидлы хасталар белән аралашуы да исәпкә алына.

Аның фикеренчә, сырхауның ничек авыруыннан, аерым билгеләрдән чыгып, бушлай дару бирү-бирмәүне участок табибы хәл итә. Моңа кадәр министрлыктан рес­публикада бушлай дару белән 18 меңгә якын кешене тәэмин итәчәкләре хакында әйткәннәр иде. Хәзергә аны 14 мең хаста алган. Татарстанга бу җәһәттән федераль казнадан янә 81 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Республикада коронавирустан аерым кешеләргә прививка ясау эше дәвам иттерелә. Ковидка каршы вакцина бушлай ясалучы вакциналар илкүләм календарена кертелгән.

Фәния Арсланова

 

 


Фикер өстәү