«Президент чыршысы»нда кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле булды

Татарстанда традицион «Президент чыршысы» 25 декабрьдә узачак. Яңа ел бәйрәме бу юлы өч этапта оештырылачак. Бу хакта Хөкүмәт йортындагы брифингта хәбәр иттеләр.

Бәйрәм чарасы «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Аңа 8 меңнән артык бала чакырулы.

Бу елгы «Президент чыршысы»нда яшьләр арасында популяр булган Dobro төркеме чыгыш ясаячак. «Чыршы»ның темасы исә мәрхәмәтлелек, игелек кылуга бәйле булачак.
«Президент чыршысы»н оештыруга 36 млн сум акча тотылачак.


Фикер өстәү