Нурия Хашимова: «Безнең заман» фестивале елдан-ел үзгәрә»

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. «Татар-информ» агентлыгында узган журналистлар белән очрашу вакытында оештыручылар әлеге бәйгенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова әйтүенчә, фестиваль елдан-ел үзгәреш кичерә. «Башланган чорында катнашучылар ул кадәр күп түгел иде. Шулай да аның сыйфаты беренче көннән үк югары дәрәҗәдә иде. Бүгенгәчә ул шул дәрәҗәне саклый. Күп кенә предприятиеләрдән катнашучыларыбыз бар. Оешма җитәкчеләренә рәхмәт. Бу фестивальнең әһәмиятен аңлап, җитди карап, ярдәм итәләр», – диде ул.

2019 елда фестивальдә республиканың 43 районыннан меңгә якын кеше катнашкан, 2020 елда катнашучылар саны якынча 940 кеше булган. Оештыручылар быел барлык муниципаль берәмлекләрдән катнашучылар булыр дип өметләнә.

Нурия Хашимова әйтүенчә, фестивальнең тәрбияви әһәмияте дә бар. «Һәр кешенең күңелендә иҗат бар. Барыбыз да җырчы да, биюче дә булып бетә алмыйбыз. Шушы фестиваль иҗат сөйгән кешеләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен сайт: http://www.bzzm.ru/


Фикер өстәү