Казанда Волейбол буенча дөнья чемпионатына кадәр калган вакытны саный башладылар

Россиядә Волейбол буенча дөнья чемпионаты башланырга нәкъ бер ел вакыт калды. Турнир узачак шәһәрләрдә чемпионатка кадәр калган вакытны санаучы сәгать эшли башлады. Әлеге уңайдан Казанда узган тантанада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Парламент рәисе әйтенчә, Казан югары дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру белән дан тота. “Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында илебез волейболчылары көмеш медальләр яулавы куандырды. Мондый җиңүләр – безнең горурлыгыбыз һәм дөрес юлны сайлавыбыз билгесе. Татарстанның Волейбол федерациясе әлеге спорт төрен барлык юнәлешләрдә үстерә: югары класслы уенчылар әзерләү, массакүләм, мәктәп һәм студентлар спортын популярлаштыру”.
Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр арасында әлеге динамик уенны популярлаштыру һәм волейболга битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерүөчен волейбол буенча дөнья чемпионатының Оештыру комитетына, Бөтенроссия волейбол федерациясенә, төбәкләрдән килгән коллегаларга рәхмәт белдерде.
«Казан халкына һәм кунакларыбызга бу символик сәгать ошар, — дип өстәде ул. — Фестиваль дә, дөнья чемпионаты да Казанның статусын раслаячак, иң җаваплы халыкара чараларны югары дәрәҗәдә кабул итә һәм үткәрә ала торган шәһәр буларак тагын да танытачак».
Аннары Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, Россиянең волейбол буенча Олимпия командасы әгъзасы Максим Михайлов, шулай ук махсус Олимпиада атлет-волейболчылары Алина Абдрахманова һәм Роман Ошевалов Чемпионатка кадәр калган вакытны санаучы сәгать төймәсенә бастылар.
Волейбол буенча дөнья чемпионаты 2022 елның август-сентябрендә Россиянең 10 шәһәрендә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калининградта, Ярославльдә, Казанда, Уфада, Екатеринбургта, Новосибирскида, Кемеровода һәм Красноярскида узачак.


Фикер өстәү