Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасының 2019-2020 еллар сезонында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Лиганың финал уеннары Казан Волейбол үзәгендә узды.

Хәлиткеч матчларда район шәһәрләрдән җыелган иң яхшы 6 кызлар һәм 6 егетләр командалары чыгыш ясады. “Безнең лига хәзерге вакытта мәктәп укучылары арасында бердәнбер һәм иң масштаблы волейбол форумы булып тора, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Шунысы куанычлы, турнир коронавирус инфекциясе таралу куркынычына карамастан, югары дәрәҗәдә узды. Төп максат — массакүләм волейболга мөмкин кадәр күбрәк балалар һәм яшүсмерләрне җәлеп итү. Барлык 45 муниципаль районнан да йөзләгән мәктәп волейбол лигасының зона уеннарында катнашты. Бу 2087 команда һәм 15 меңнән артык бала».

Кызлар арасында беренче урынны Теләче районының Шәдке урта мәктәбе командасы алды, икенче урынны Сарман муниципаль районыннан Илексаз мәктәбе командасы һәм өченче урынны Әлмәт шәһәреннән 17 нче мәктәп командасы алды. Малайлар арасында беренче урынга Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе командасы чыкты, икенче урынгда – Яшел Үзән районыннан Карпов исемендәге лицей командасы, өченче урында – Чистай шәһәренең 4 нче урта мәктәбе командасы.

Волейбол үзәгендә 2020-2021 еллардагы спорт сезонында Мәктәп волейбол лигасы турнирын уздыру турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Аны Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, спорт министры Владимир Леонов һәм яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков имзалады.


Фикер өстәү