Иммунитетны күтәрә торган витаминлы коктейль ясау ЫСУЛЫ

Даими куллансагыз, иммунитетыгыз нык булыр.

10 аш кашыгы сок чыгарлык итеп, кабакны вак тишекле угычта уыгыз (блендерда вакларга да була), согын аерып алыгыз. Шуңа уртача зурлыктагы 2 суганның согын,  угычта уылган 4 алма боламыгын кушыгыз. 2 аш кашыгы бал да өстәп, миксер яки блендер белән әйбәтләп күпертегез. Бу коктейльне көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Ашар алдыннан эчсәгез, яхшырак. Катнашманы суыткычта саклагыз.

Фото: syroedenierecepty.ru


Фикер өстәү