Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейбол федерациясе президенты кубогының финал уеннарында катнашучыларга уңышлар теләде

Бүген Байлар Сабасында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында Татарстан Волейбол Федерациясе Президентының Х Кубогының финал уеннары старт алды.

Ярышларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Ярышларда катнашучыларны һәм оештыручыларны, спорт сөючеләрне, тренерларны һәм җанатарларны Татарстан Волейбол федерациясе исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин волейболның Татарстанда популяр спорт төре булуын билгеләп үтте. «Безнең республикада волейболны мәктәп укучылары һәм студентлар, эре предприятиеләр һәм компанияләр хезмәткәрләре, авыл хезмәтчәннәре, яшьләр уйный, — диде ул. — Безнең федерация 10 ел элек башлап җибәргән турнир ел саен бу спорт төрен яратучыларны күбрәк җыя, катнашучыларның географиясе дә киңәйә. Шул вакыттан бирле бу ярыш Татарстанның бюджет предприятиеләре һәм районнар арасында иң масштаблы һәвәскәр волейбол турнирына әверелде. Бу сезонда сәнәгать предприятиеләренең 80 командасы һәм авыл районнарыннан 30 команда катнаша.

ТР волейбол  федерациясе президенты кубогына уеннар финалында 8 команда катнашты. Сәнәгать предприятиеләре арасында «Татнефть» ААҖ (Әлмәт), «Татэнерго» АҖ (Чаллы), «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ (Казан) һәм «Газпром Трансгаз Казан»АҖ командалары, район командалары арасында призлы урыннар өчен Алексеевск, Саба, Сарман һәм Алексеевск муниципаль районнары командалары көч сынаша.

 

 


Фикер өстәү