Казанда 255 гаилә яңа фатирлы булды

Башкаланың «Салават Күпере» микрорайонындагы Мостай Кәрим урамында урнашкан яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Бирегә күченүчеләр арасында – социаль ипотека программасында катнашучылар, программаны акча белән тәэмин итүче предприятиеләр хезмәткәрләре, күпбалалы гаиләләр, ятимнәр һәм яшь гаиләләр.

Дәүләт торак фонды төзеткән яңа йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында калкып чыккан. 17 катлы йорт 3 подъезддан тора. Барлык фатирларның гомуми торак мәйданы – 15 мең кв. м чамасы.  Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер. Һәммәсе сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе җиһазлары, су, электр энергиясен исәпләгечләр, җылылык көйләгечләр белән тәэмин ителгән.

Быел Дәүләт торак фонды республика шәһәрләре һәм районнарында барлыгы 130 йорт (4970 фатирга исәпләнгән) төзетә.


Фикер өстәү