«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган

Тагын кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Бу хакта «ВТ»га билгеле чыганактан хәбәр  иттеләр.

Аның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Ранис Газизовны озату урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрбез.

Белешмә: Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Бераз Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире булып эшли.


Фикер өстәү