«Наше время – Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул тугызынчы мәртәбә оештырыла.

Фестиваль шартлары буенча, анда 18-35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Үз сәләтләрен алар җыр, бию, эшләгән предприятиесен тәкъдим итү кебек юнәлешләрдә күрсәтергә мөмкин. Гаризаларны 25 сентябрьгә кадәр тапшырырга була.

Быел зона этаплары 8-9 октябрьдә – Әлмәттә, 15-16 октябрьдә – Түбән Камада, 22-23 октябрьдә – Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.

Зона этапларында уңышлы чыгыш ясаган командалар һәм катнашучылар суперфиналда очрашачак. Ул 12-13 ноябрьгә билгеләнгән.

Гала-концерт исә, гадәттәгечә, “Пирамида” залында узачак. Чарада Гран-при иясе билгеле булачак. Аңа Татарстан Президенты кубогын тапшырачаклар. Моннан тыш 500 мең сум күләмдә акчалата бүләк тә каралган.
“Безнең заман геройлары” исеменә лаек булган катнашучыга 300 мең сум премия булачак.


Фикер өстәү