Данис Зарипов: “Киләсе сезон минем өчен соңгысы булачак”

Казанның “Ак барс” командасы капитаны Данис Зарипов киләсе сезон ахырында карьерасына нокта куярга җыена. Бу хакта ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчелеге һәм команда белән очрашуга килгәч әйтте.

“Бу җәйдә үз карьерам һәм киләчәгем турында күп уйладым. Яхшы шартлар тәкъдим иттеләр һәм мин шунда ук ризалаштым. Мин сөйләшүләрнең яхшы узуына шат һәм без “Ак барс” белән килешә алдык, – диде Зарипов. – Мин “Ак барс”ка нәкъ 20 ел элек килдем. Киләсе ел карьерамда соңгысы булачак. Барыбызга да үтенечем бар: киләсе юбилей сезоны безгә җиңү алып килсен”.


Фикер өстәү