Россия бюджетында гадәттән тыш хәл

Россия Финанс министрлыгы үткән атна ахырында салым керемнәре турында хисап бирде. Гыйнвар нәтиҗәләре шаккатарлык: казна керемнәре биш тапкыр кимегән. Бер ел элек гыйнварда 2 триллион сум салым җыелган булса, быел 400 миллиард кына. Федераль министрлык тынычландыра: вазгыять салым түләүдәге үзгәрешләргә бәйле «техник сәбәп»ләр аркасында гына шулай шомлы, ди. Күп кенә керемнәр вакытлыча исәпкә алып бетерелмәгән, бары шул гына.

2 февральгә керемнәр 414 миллиард сум тәшкил иткән, чыгымнар – 3,3 триллион. Үткән елның гыйнварында керемнәр – 2 триллион, чыгымнар 1,9 триллион сум булган. Үткән ел – профицит, быел гигант күләмдәге бюджет дефициты ягъни. Газета хәбәрчесе «чыгымнар» дигән өлешкә игътибар итүегезне сорый. Чыгымнар үткән елгыдан 1,74 тапкыр диярлек арткан. Керем өлеше, әйтик, нәрсәнедер исәпкә алып бетермәгәнгә генә шулай кискен кимегән дисәк тә, чыгымнар бик яхшы исәпләнгән бит инде. Гыйнварда исәпкә алып бетерелмәгән салымнарны китереп кушсаң да, керемнәр тәлинкәсе барыбер чыгым бизмәнен баса алмаячагы сукыр күзгә дә күренерлек. Димәк, бюджет дефицитлы һәм дефицит көтелгәннән күпкә зуррак булачак. Бер нәрсәне истә тотабыз: гыйнвар аенда казнага кергән нефть-газ керемнәре ике тапкыр диярлек кимегән. Сәбәбе аңлаешлы: бюджетны нефть «түшәме» баса һәм изә. «Кара алтын» чит илләргә бик зур күләмдә дисконт белән озатыла, транспорт чыгымнары да бик күпкә үсте. «Зур җиделек» куйган «түшәм»нән байтак арзанга сатабыз җир маен.

Февраль югалтулары тагын да зуррак булачак, чөнки нефть продуктларына берьюлы ике камчы суга: эмбарго һәм «түшәм» бәяләр. Бюджет керемнәрендә газ өлеше дә кискен кими. Газчылар түләгән файдалы казылмалар салымы 24 процентка чүккән, экспорт пошлинасы 50 процентка кимегән.

Казна капчыгын тутыру өчен, Финанс министрлыгы күпләп валюта сатарга ниятли. 7 февральдән валюта сатып 160,2 миллиард сум табыш алу планлаштырыла. Сәүдә (акчаны акчага алыштыру) 23 мартка кадәр барыр һәм көн саен 8,9 миллиард сумлык валюта сатылыр дип уйлыйлар. Бу сәүдәнең бер кызык ягы бар: күпләп сатканда, валюта курсы күтәрелә, сумныкы төшә һәм тиешле суммага җиткерү өчен валютаны күбрәк сатарга туры килә. Күбрәк сатсаң, курс тагын төшә һәм янә валюта өстәргә туры килә. Тагын бер нәрсә бар: валюта сатып кына бюджет тишеген томалап булмый барыбер.

Көнбатышта нефть продуктларына эмбарго кертелгәч, Россия 40 миллиард доллар керемнән колак кагар дип саныйлар. Өч триллион сумга якын өстәмә югалту дигән сүз бу. Икътисадчылар бюджетның чыгым өлеше дә планлаштырганнан бик күпкә югары булуын һәм акчаны оборона йотуын билгеләп үтәләр. Башка саннар китермибез, чөнки саннар барыбер начар якка үзгәрә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: chr.mk.ru


Фикер өстәү