Бюджет дефицитын көткәндә: тумаган тайның билен сындырудан сакланырга кирәк

Россиядә без рецессия буламы, юкмы дигән сорауны куеп мәшәкатьләнмибез, чөнки санкцияләр кыршавы эчендәге икътисадның түбәнәюе – объектив күренеш. Бәяләрнең кушаяклап үргә чабуын без үттек инде. Махсус хәрби операциянең беренче атналарында, «санкцияләр ега алмадылар» дип, хәтта бераз мактанып та алдык. Кулланучылар кесәсе такыр, базар паникасы куәтле булса да, федераль бюджет профицитлы иде ул чакта.

Газга бәяләрнең фантастик күтәрелеше, нефть кытлыгы, көнбатышлыларның, теләмәсәләр дә, безнең углеводородларны кыйммәт бәядән сатып алулары бюджетка керемнәрне гадәттән тыш мул яудырды ул чакта. Шок хәленә килгән автомобиль һәм машина төзелеше җитештерүне туктату дәрәҗәсенә китерсә дә, металларны куяр урын бетсә дә, бизнес өметсезлеккә бирелеп, активлыкны киметсә дә, бюджет керемнәре чыгымнардан зуррак булды. Керемнәргә долларның кискен югары сикерүе дә табыш өстәде. Әмма айдан айга финанслар өлкәсендә безнең өчен күңелсез булган вакыйгалар куера башлады. Финансчыларны борчуга салып, сум көтелмәгәнчә ныгыды һәм күпме генә аны зәгыйфьләндерергә тырышмасыннар, үҗәтләнеп, үз курсын саклап кала башлады. Европалылар акрынлап безнең углеводородларга чикләүләр һәм хәтта эмбарго кертә башладылар. Ташкүмер сатып алу августта туктарга тиеш, нефтьне декабрьдән йөгәнләргә ниятләделәр. Көнбатыш кул селти алмаган бер генә актив калды – табигый газ. Әмма Мәскәү монысында Брюссельне узарга булды: газ кранын үзе ябып куйды. Газ шантажы сәяси көрәш төсен алды. Әлегә берәү дә чигенергә теләми.

Вакыйгаларның мондый үсеше нәтиҗәләрен озак көттермәде, әлбәттә. Финанс министрлыгы, ниһаять, федераль бюджетның дефициты турында сүз кузгалтты. Июль аенда бюджет керемнәре 11 процентка, 1,76 триллион сумга кадәр кимегән. Чыгымнар исә 2,65 триллион сумга артканнар. Ахыргы нәтиҗә шундый: июльдә бюджет дефициты 0,9 триллион сумга җиткән. Бу – 34 процент дигән сүз. Әгәр калган биш айда вазгыять уңай якка үзгәрмәсә, 2022 ел ахырына керемнәр 24,6 триллион сум, чыгымнар 28,6 триллион булачак. Еллык бюджет дефициты 14 процентка җитәчәк. Бу – бик зур сан. Әмма ул бик оптимистларча фаразлау нәтиҗәсе әле. Дөнья икътисады акрынаю нәтиҗәсендә соңгы көннәрдә «кара алтын»га бәяләр төшә. Дүшәмбедә баррельгә 93 доллар гына бирделәр. Россия нефте бик зур дисконт белән сатыла болай да. Аны яңа Азия базарларына илтү бик чыгымлы да. Газны Европадан башка базарларда сатып булмый, яндырырга туры килә. Көнбатышлылар тез чүкмәсә, зәңгәр ягулык базары ябылды дигән сүз. Бюджетны тутыруның бер генә юлы кала: сумны рекордлы рәвештә йомшарту. Бу бәяләрнең яңа күтәрелеше булып халык җилкәсенә ятачак.

Берникадәр өметле хәбәрләр дә бар. Иран һәм Төркия ярдәмендә автомобиль төзелешен җанландырып җибәреп булыр кебек. Иран – планетадагы иң күп автомобиль җитештерүче илләрнең берсе, елга 1,5 миллионга кадәр машина сата. Россия заводларында да фарсы линияләре хәрәкәткә килсә, аларга төрекләр дә булышса, җитештерелгәнне өч ил базарында һәм дус илләргә сатуга да куеп булса, бюджетка берникадәр җиңеллек килер иде. Тик әлегә тумаган тайның билен сындырудан сакланырга кирәк.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү