Казанда балалар өчен яңа парк барлыкка киләчәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркы территориясендә күчмә киңәшмә уздырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар паркын урнаштыру өчен тәкъдим ителгән мәйдан 13 гектар тәшкил итә. Бу «Кырлай» күңел ачу үзәге белән чагыштырганда ике тапкыр зуррак. Территориянең шактый өлеше су янында йөрү зоналары булган төзекләндерелгән парк рәвешендәге гаилә ялы өчен булачак. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов шәһәргә барлык кирәкле геодезик тикшеренүләр үткәрергә кушты. Президент экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итеп, Казан шәһәре Думасында иҗтимагый фикер алышуларны оештыруның мөһимлегенә аерым тукталды. Фикер алышуда кабул ителгән карарларны исәпкә алып, алга таба да эшне дәвам итәргә кирәк.

Моннан тыш, бүген «Казан» гаилә үзәге янындагы территорияне карап йөргәндә, Президент, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен аны уңайлырак итү өчен, җирлекне төзекләндерү буенча йөкләмәләр бирде. Мәйданчыкта газон яңартылачак, эскәмияләр куелачак, шәһәр бәйрәмнәрен үткәрү өчен сәхнә куелачак, дамбадан алып касәгә кадәр ярны күтәрәчәкләр һәм тигезләячәкләр. Ә иң мөһиме, моның аркасында Ленин дамбасы буйлап Казан Кремленә турыдан-туры чыгу оештырылачак. Бүген маршрут шәһәр халкы өчен дә, туристлар өчен дә бик популяр, әмма төзекләндерелмәгән.

Президент су буенда җәяүлеләргә дә, велосипедчыларга да тоткарлыксыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче юл ясарга кушты.


Фикер өстәү