Дәүләт Думасы депутаты: “Аборт ясатуны кеше үтерүгә тиңләргә кирәк”

Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев, хатын-кызларны аборт ясатырга этәрүне кеше үтерүгә тиңләргә кирәк, дип белдергән. Аның фикеренчә, моның өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылырга тиеш, дип яза “РИА Новости”.

Депутат билгеләп үткәнчә, иң элек сәламәтлеге буенча аборт ясату таләп ителмәгән хатын-кызларга йогынты бәяләнергә тиеш. Аның фикеренчә, яшереп кенә абортлар ясап ятучы шәхси клиникалар өчен катгыйрак җаваплылык кертү дөрес булачак.

Моннан тыш Хамзаев абортларны аз ясаучы медицина оешмаларына кызыксындыру характерындагы түләүләр кертүне тәкъдим иткән.

“Хатын-кыз, аның язмышы һәм сәламәтлеге иң зур игътибар үзәгендә булырга тиеш. Моның өчен дәүләткә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк”, – дигән ул.


Фикер өстәү