Түрәләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә чит илдә ял итүне тыярга тәкъдим иттеләр

«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасында депутат Солтан Хамзаев түрәләргә Яңа ел бәйрәме ялларында чит илгә чыгуны тыярга тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, бу эчке туризмны үстерү максатыннан эшләнергә тиеш. Бу  хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Яңа ел бәйрәмендә түрәләр Россиядә ял итсәләр, дөрес булыр дип саныйм. Шулай итеп, алар һәр конкрет төбәктә туризм өлкәсендәге проблемаларны аңлый һәм аларны бетерү өстендә эшли алачак. Безнең гражданнар өчен ял арзанрак, уңайлырак һәм күңеллерәк булырга тиеш», – дигән Солтан Хамзаев.

Ул Яңа ел бәйрәмен Россиядә үткәрергә планлаштырган күп кенә депутатлар аның тәкъдимен хуплавы турында әйткән.


Фикер өстәү