Балалар өчен шампан шәрабен сатуны тыярга җыеналар

Яңа ел алдыннан балалар өчен чыгарыла торган шампан шәрабен сатуны тыярга мөмкиннәр. Һәрхәлдә, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Аек Россия” башлыгы Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан.

Бу хакта “РИА Новости” икътисад министры Денис Мантуров исеменә юлланган хат күчермәсенә таянып хәбәр итә. “Һәр ел саен Яңа ел алдыннан илдә хәмер сату күләме кисәк кенә арту күзәтелә. Бу исә халык тормышында төрле аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Хәмер сату күләме 8-12 тапкырга арткан төбәкләр дә бар хәтта. Кызганычка, Яңа елны зур өстәл корып билгеләп үтү традициясе балаларны да хәмергә орындырудан башка гына узмый”, – диелә Хамзаевның министрга юлланган мөрәҗәгатендә.

Аның фикеренчә, күп кенә ата-аналар шул рәвешле балаларын әкрен генә хәмер куллануга кертеп җибәрүләрен аңламый. Солтан Хамзаев үзенең сүзләрен куәтләү өчен Мәскәү психоанализ институты белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләрен дә китереп үткән. Алардан күренгәнчә, гаилә бәйрәме табынына балалар шампанын кую баланың “ярый”ны “ярамый”дан аермый башлавына китерә, курку-шикләнү хисен юкка чыгара.

Кыскасы, “Аек Россия” башлыгы, ата-ана  баласына шампан шәрабе алганда, үзе дә сизмәстән, аңа хәмер куллануга юл ача, дигән ныклы фикердә.


Фикер өстәү