Казанда бер егет дустын һәм кунакка килгән хатынны үтергән

Казанның Урак белән Чүкеч урамындагы бер йорттагы фатирда 35 яшьлек ир-ат һәм билгесез хатын-кыз мәете табылган.

Аларның муенында чәнчелгән-киселгән яралар булган. Хәзер «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, җинаять кылуда шикләнелгәнп Марий Эл кешесе  тоткарланган. 23 яшьлек егет үз  гаебен таныган.

Җинаятьтә шикләнелгән егет белән 35 яшьлек ир-ат Казанда фатир арендалап яшәгән. Алар бер хатын-кызны кунакка чакырганнар. Сүз ара сүз китеп,әлеге өч кеше арасында низаг чыккан.  Егет башта дустын, ә аннары чыгып качарга җыенган хатын-кызны үтергән.


Фикер өстәү