Татарстанда яшүсмер әтисен үтергән

22 октябрьдә Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендәге фатирда 57 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аны үтерүдә шикләнелеп 19 яшьлек улы тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига булган көнне яшүсмер әтисенә исерткеч эчемлек эчкәне һәм эшкә бармаганы өчен кисәтү ясаган, ә ир-ат улын ачуланган. Егет әтисен кыйнаган, ир-ат тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән егет үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңа карата җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү