Вакцинация узып та, короновирустан һәлак булу куркынычы бик күп чирләрдән интегүче өлкәннәргә яный. Бу хакта “Российская газета” Италия галимнәре тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза.
Италия белгечләре 2021 елның 1 февраленнән 5 октябрьгә кадәрге чорда ковидка бәйле мәгълүматларны анализлаган. Шушы вакыт эчендә инфекция китереп чыгарган өзлегүләрдән 38 мең кеше үлгән. Шуның 33,6 меңе прививкалы булган.
Картлык сәбәпле, акыл зәгыйфьлеге, яман шеш, йөрәк-кан авырулары үлем-китем куркынычын нык арттыра. Прививка ясатып та, чирдән үлүчеләрнең уртача яшенең 85 яшь булуы ачыкланган.