Үтәлгән васыять: Татар солдаты 79 елдан соң туган авылында җирләнде

Узган атнаның җомгасында Кайбыч районының Борындык авылында чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. 22 октябрьдә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган лейтенант, пулемет взводы командиры, татар солдаты Әбрар Җәләлиевне туган авылына алып кайтып җирләделәр. 1942 елда Калуга өлкәсендәге сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган 28 яшьлек улын Борындык авылы елап каршы алды.

Туган якка ерак юл

4 сентябрьдә «Память» патриотик берләшмәсенең эзләнү эшләре барышында Калуга өлкәсенең Мосальск районының Сухоселино җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган өч сугышчының калдыкларына тап булалар. 1942 елның июль аенда бу тирәдә Варшава шоссесы өчен канкойгыч бәрелешләр барганы билгеле. Биредә ТАССРда оешкан 146 нчы укчылар дивизиясе солдатлары да сугыша. Хәрби документлардан билгеле булганча, 1942 елның 10–20 июль аралыгында бу җирләрдә дүрт меңләп солдат юкка чыккан. Эзтабарлар нәкъ шул урынны өйрәнә башлый. Алдан әйткәнебезчә, казына, эзләнә торгач, өч солдат калдыкларына юлыгалар. Өч кызылармияченең берсендә медальон да була. Соңыннан өч солдатның берсе – пулемет взводы командиры, лейтенант Әбрар Җәләлиев икәне ачыклана. Бу вакытта татар егетенә 28 яшь була.

– Иң кызыгы да шул: медальон кызыл төстә иде. Моңарчы безнең андыйны күргән булмады. Ул бакелит медальон иде. Бәлки, медальонга балавыз агызганнардыр дип тә уйладык, канга буялган төсле дә тоелды, – ди Калуга өлкәсенең конкурентлы сәясәт министры урынбасары, эзләнүләрдә катнашкан эзтабар, хәрби тарихчы Лев Марченков. – Иң элек без аның шлемына юлыктык. Медальондагы язуның бөтен килеш сакланганын күргәч, бик шатландык. 4 сентябрьдә солдатны таптык, икенче көнгә туганнарына хәбәр иттек.

Борындык егете Әбрар Җәләлиев 1914 елда туган. Барлыгы җиде туган: биш ир бала һәм ике кыз булалар. Әбрар – дүртенчесе. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә алган. Армиягә 1935 елда ук алына. 1939 елда ул Монголиянең Хәсән-күл һәм Холхин-Гол районнарында Япония милитаристларына каршы сугышларда катнаша. Аннан соң Борындыкка кайта. Бөек Ватан сугышына 1941 елда китә. Аның белән бергә Ватан сагына тагын дүрт туганы да баса. Яу кырында дүртесе кала.

Медальонда солдатның кайдан булуы язылган. Бу мәгълүматны Әбрар Җәләлиев, һәлак булып, кайчан да булса тапсалар, туган авылда җирләрләр дигән өмет белән язган, васыять итеп калдыргандыр, ди эзтабарлар хәзер. Туган авылына аның җәсәде, шәхси әйберләре дә кайтты. Шулар арасында тарак, пәке, портмоне, тәңкә, мундштугы да бар.

Эзтабарларның игътибарын тагын бер нәрсә җәлеп иткән: медальон эчендәге кечкенә кәгазьдә Әбрар Җәләлиевнең кечкенә энесенең исеме дә язылган. «Гадәттә, мондый очраклар өчен солдатлар ата-анасы яисә тормыш иптәшенең исемен күрсәтә. Кәгазьдә күрсәтелгән кешегә исә солдатның үлеме турында хәбәр ителергә тиеш була. Әбрар очрагында бу кеше – энесе. Безнең аңлавыбызча, ул әти-әнисенә мондый кайгылы хәбәрне әйтүләрен теләмәгәндер», – ди Лев Марченков.

Эзтабар әйтүенчә, Әбрар Җәләлиев очрагы – тарих өчен дә, эзләнүчеләр өчен дә уңышлы очрак. Ник дигәндә, буш медальон табып чыгарган чаклар азмыни? «Үлем кәгазе»н язганда, солдат нинди хисләр кичерә икән? Ул бит ни өчен бу сүзләрне язуын аңлый! Солдат медальоны буш булган очраклар аеруча кызганыч… Андыйларны да туган җиренә кайтарасы, гүргә иңдерәсе иде дә бит, булмый. Әбрар исә туган ягына яңа тарих булып кайтты», – ди Лев Марченков.

Өмет сүрелмәгән

Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш беткән дип саналмый, дигән мәгълүм сүзләр бар. Әйе, Әбрар Җәләлиев – туган ягына кайтып (79 елдан соң булса да!), тынычлыкны туган туфрагында таба алган сирәкләрнең берсе. Шуңа да мондый вакыйгалар берәүне дә битараф калдырмый. Борындык авылы халкы да солдат кайткан көнне хәтер көненә тиңләде. Яшьтәшләре, чордашлары инде күптән гүр иясе булса да, аның батырлыгын белгән кешеләр әле бар.

92 яшьлек Талига апа Хәйбуллина Әбрар Җәләлиевне сугышка озатып калганда бала гына була әле.

– Авыл советы безнең өй каршында гына иде. Берәр нәрсә булса, шунда җыела бит инде халык. Солдатка да шуннан киттеләр. Без – бала-чага, мәктәп укучылары. 11 яшьлек булганмындыр, – диде ул. – Әбрар абыйның туган ягына кайтып җирләнәчәген ишеткәч… Бу – бик зур вакыйга! Ничек тапканнар бит! Ул безнең өчен исән-сау кайткан кебек.

Әбрар Җәләлиевнең бертуганының кызы Роза ханым, бу хәбәрне ишеткәч сөендек, ди. Ышанмаслык та, дулкынландыргыч та яңалык була бу аларның нәселе өчен.

– Бу вакытта Казанда идем. Эзтабар Лев Николаевич шалтыраткач, елап та җибәрдем. Елыйм да елыйм, күргәнебез булмаса да, үз әтиемдәй бит ул. Туган ягына алып кайтып күмү өчен сезнең ризалык кирәк, диде эзтабар. Әлбәттә, ризалаштык. Безнең өчен зур вакыйга бит бу, – диде ул. – Әбрар абыебыз туганнар каберлегендә җирләнгән, дигән хәбәрләр дә булды. Ул чорда кешеләр күпләп үлгән бит инде. Белеп тә бетермәгәннәрдер… Сугыштан безнең әти генә исән кайта шул.

Әбрар Җәләлиевнең сеңлесенең оныгы Ләйсән Медова әйтүенчә, татар солдатына Советлар Союзы Герое исеме биреләчәк дигән хат та килгән булган.

– Ул заманда аның артыннан йөрүче булмаган шул. Әбрар абыйның җәсәде табылуын белгәч, бик дулкынландым, шатландым һәм горурлык хисе тойдым. Ул пөхтәлекне ярата торган таләпчән нәселдән, шуңа да командир булгандыр. Әлеге эштә катнашкан кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул. – Әле дә һәрбер гаиләдә бабайларын, абыйларын көтеп яшәгәннәр бар. Һәркемгә дә безнеке кебек хисләрне кичерергә теләр иде. Аларны да тапсыннар, хөрмәтләп соңгы юлга озатсыннар иде.

Кайбычның «Туган якны өйрәнү музее» җитәкчесе Илдар Шакиров әйтүенчә, аларның буыны Әбрар Җәләлиев исемен ишетеп тә, белеп тә, укып та үскән. «Китапханә җитәкчебез һәр 9 Май саен Әбрар абый истәлегенә берәр чара оештырмый калмый иде. Бер китап та бар иде әле, аның артында «Герой исеме бирелмичә калган герой» дип, Әбрар абый хакында да язылган иде. Шуны таба алмыйбыз, эзлибез. Әбрар абыйның шәхси әйберләрен туганнары музейга тапшырды. Ул лаеклы урынын табар. Киләчәк буынга үрнәк булыр. Районның иң кыйммәтле экспонаты итеп сакларбыз», – диде ул.

 

P.S. Язмышның кайчагында рәхимле булуы шушыдыр инде: солдат кайтуын туган ягы да көткән диярсең! Ул «узасы» авыл урамына күптән түгел генә ак таш түшәлгән булган. Әбрар Җәләлиевнең да рухы шат, җаны тынычлангандыр инде хәзер.

 

Бу кызык! 

Әбрар Җәләлиев исеме «Правда» газетасының 1943 елгы бер санында да телгә алына. Биредә «Татар халкының фронтовик татарларга хаты» басыла. Язмада иң батыр солдатлар турында әйтелә. Борындыкның батыр улы турында исә: «Дан һәм хөрмәт сиңа, большевик-пулеметчы Әбрар Җәләлиев! Бер сугышта йөздән артык фашистны юк итеп, син бөтен дөньяга Ватанын саклаучы татар егетенең нинди батырлыкларга сәләтле булуын күрсәттең», – дигән мактау сүзләре бар.


Фикер өстәү