Киләчәктә терлекләрне күмә торган базлар бөтенләй бетереләчәк

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов сүзләренчә, әлеге вакытта республиканың 19 районында биологик калдыкларны махсус транспорт алып китә.
– Быел 1 мең тоннага якын биологик калдыклар җыеп алынган һәм утильләштерелгән. Бу бик зур сумма. Әлеге хезмәттән шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары файдалана ала. Ул тулысынча бушлай. Бары тик шалтыратып кына әйтергә кирәк. Ветеринария табиблары килеп, терлекнең үлү сәбәпләрен дә ачыклый, – диде ул.
Җитәкче әйтүенчә, әлеге хезмәт Татарстанда үләт базлары кимүгә һәм алга таба бөтенләй бетерүгә китерәчәк.
– Быел бездә мондый бер баз да төзелмәде. Бездән башка төбәкләр дә үрнәк алмакчы була, – диде Илдар Ногманов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү