Татарстанда үләт базларын бетерергә җыеналар

Быел тагын унҗиде районга хайван үләксәләрен ташый торган махсус машиналар бирелде. Узган ел шундый техника белән унтугыз район тәэмин ителгән иде. Калганнарга киләсе елда биреп бетерәчәкләр. Әлеге хезмәт авыл халкының эшен җиңеләйткәнме? Программаны гамәлгә ашыру белән авырлыклар бармы? Халык аның өчен акча түләргә тиеш булачакмы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап алып кайтты.  

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, проектның төп максаты – республикадагы үләт базларын киметү, ә бераздан бөтенләй бетерү. Әлеге вакытта Татарстанда аларның саны 961гә җитә. Мондый базлар 512 мең квадрат метр җирне биләп тора.

– Һәр үләт базы янында — 1 километр санитар саклану зоналары. Аларда төзелеш эшләре алып барырга ярамый, бу шәһәр-районнар инфраструктурасы үсешенә дә комачаулый, – ди ул.

Мәгълүм булганча, әлеге машиналар һәм контейнерлар 2014 елда, беренчеләрдән булып Саба районына кайтарылды. Аларда инде күзгә шактый күренеп торган нәтиҗәләр дә бар: монда 29 үләт базының 6сы гына калган.

Димәк, мондый машиналар белән тәэмин ителгән район халкы яки фермер,  хуҗалыгында терлек үлеп киткән очракта, райондагы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә тиеш була. Аның телефон номеры һәр авыл җирлеге советында бар. Шунысына игътибар итәргә кирәк: бу хезмәт авыл халкы өчен бушлай.

САН

Биологик калдыкларны утильләштерүгә алып китү өчен быел бюджеттан 98,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Үләт базларын карап тотуга республика ел саен 42 млн сум акча бүлеп бирә.

Балык Бистәсе районында 20 мең мөгезле эре терлек бар.

Шуннан соң махсус машина әлеге хуҗалыкка барып, үлгән терлекне алып кайтып, контейнерга урнаштыра. Аннан терлек калдыкларын билгеле бер вакытта Алабуга районының «Сария» заводыннан килеп алачаклар. Биредә мал калдыклары эшкәртелеп, терлек азыгы (ит-сөяк оны) әзерләнә. Моннан тыш, калдыклардан биоягулык та җитештерелә.

Әлеге машиналар эт һәм песиләрдән кала барлык хайван һәм кош-кортларны алып китәләр. Йорт хайваннарын исә халык биотермик чокырларга күмәргә тиеш була. Шулай ук сугым цехлары, ит комбинатлары, тавык, дуңгыз фабрикаларындагы биологик калдыкларны да алып китәчәк.

Әлеге проект быел гына эшли башлаган районнар арасында Балык Бистәсе дә бар. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов әйтүенчә, биредә 15 үләт базы исәпләнә. Шуларның дүртесенә себер түләмәсеннән үлгән хайваннар күмелгән. Гадәттә, үләт базлары 10 – 15 елда тула. Проект уңышлы эшләп киткән очракта, райондагы сигез базны бетерәчәкләр. Аларны карап тотуга ел саен 924 мең сум акча тотыла икән.

Ел башыннан районда 10 тонналы бер контейнерны тутырып илткәннәр. 1 мартта Бариев фермер хуҗалыгында янгын чыгып, 60 бозау янып үлгән. Дөрес, кышын контейнерда җыелып яткан хайван калдыклары әллә ни исләнмәгән үзе. Җәен менә ничек булыр? Әлеге сорауны Динар Сөләймановка да бирдек, ләкин анык кына җавап ишетмәдек. Савыт тулып, заводка киткәнче берничә атна вакыт узарга мөмкин бит. Шактый уңышлы күренгән проектның менә шул ягын да уйлап бетерсәләр, бөтенләй яхшы булыр иде.

Без килгән көнне Дон-Урай авылындагы Илмир Габдриев фермер хуҗалыгында унбиш көнлек бозау үлгән иде. Хуҗалыкта 500 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 150 баш сыер бар. Үлгән бозауны исә махсус машина килеп алып, контейнерга илтеп салды.

– Бозау авырды. Уколлар да ясап карадык, булмады. Тумыштан берәр нәрсә булган, ахрысы. Әллә инфаркт, әллә вирус кергән… Бу машинаның булуы әйбәт, проблемаларны күпкә киметте. Үләт базы Күлгә авыл җирлегендә безнең. Ул 20 чакрым ераклыкта. Кышын бигрәк читен иде, – диде Илмир абый.

Фермер моңа кадәр дә әлеге хезмәттән файдаланган булган икән. Күптән түгел генә бер сыеры үлгән.

– Үлем-китем очраклары күп түгел, кайбер сыерлар игезәкләр китерә, шуның хисабына баш санын саклап калабыз, – ди ул.

Динар Сөләйманов та әлеге яңалыкның халык өчен бик яхшы булуын әйтте.

– Халык канәгать. Шул ук көнне килеп алып китәләр. Күпчелек авылларда үләт базлары ике-өч чакрым ераклыкта урнашкан. Кышын терлек үлгән очракта, юл ачарга, транспорт сөйләшергә кирәк була иде. Ә болай мәшәкате кимеде. Телефон һәр авыл җирлеге башлыгында бар, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

ФОТО: pixabay.com


Фикер өстәү