Терлегең үлеп китсә …

Татарстан районнарына биологик калдыкларны утильләштерү буенча машиналар кайтарыла башлады. Аларның эшчәнлеге ничек булачак соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча, моннан соң авылда шәхси яки фермер хуҗалыгында терлек үлеп киткән очракта, хуҗа кеше райондагы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә тиеш була. Аның телефон номеры һәр авыл җирлеге советында бар. Шунысына игътибар итәргә кирәк: бу хезмәт авыл халкы өчен бушлай булачак.

Шуннан соң махсус машина, әлеге хуҗалыкка барып, терлекне алып кайтып, суыткычлы контейнерга урнаштыра. Аннан терлек калдыкларын билгеле бер вакытта Алабуга районының “Сария” заводыннан килеп алачаклар. Биредә мал калдыклары эшкәртелеп, терлек азыгы (ит-сөяк оны) әзерләнә. Моннан тыш, калдыклардан биоягулык та җитештерелә.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, завод мондый төр эшчәнлек белән берничә ел шөгыльләнә икән инде. Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән, Мәскәү өлкәсеннән дә җыеп, көнгә 600 тонна биологик калдык эшкәртелә. Аларны кабул итеп алганда, сыйфатына да зур игътибар бирелә.
Билгеле булганча, моңа кадәр халык үлгән терлеген үләт базларына илтеп күмә иде. Әлеге вакытта республикада аларның саны 2 меңнән артып китә. Җитәкче әйтүенчә, хәзерге вакытта алар тулган. Яңаларын төзергә бик зур суммада акча кирәк. Махсус машиналарны эшкә җигүнең икенче сәбәбе – үләт базыннан бер чакрым ераклыкта бернинди дә эшләр алып барырга ярамау.

– Болардан тыш, Татарстанда сугым цехлары, ит комбинатлары, тавык, дуңгыз фабрикалары бар. Әлеге оешмалардан көн саен калдыклар чыга. Аларны да каядыр урнаштырырга кирәк бит. Шуңа күрә без, яңа үләт базлары төземәс өчен, әлеге проектны эшләтеп җибәрдек, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатыннан, 19 районга хезмәт күрсәтү өчен, контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Ел ахырына кадәр аларның барысы да кайтарылып бетәчәк. Ике-өч ел эчендә республиканың калган районнары да әлеге машиналар белән тәэмин ителәчәк.
– Быел программа буенча бирелгән акча күләме унтугыз районга гына машиналар алырга җитте. Без, беренче чиратта, мал саны ишле булган районнарны сайлап алдык. Машиналар Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Саба, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче районнарына кайтарылды. Бөтен теркәү эшләре тәмамлангач, киләсе ел башыннан алар тулы куәтенә эшли башлаячак. Киләчәктә әлеге машиналарны барлык районнарга да кайтарып, республикадагы үләт базларыннан котылу максаты тора, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Дөрес, машиналар эшли башлады да, үләт базлары тулысынча бетте дигән сүз түгел, әлбәттә. Моның өчен берникадәр вакыт кирәк булачак. Себер түләмәсе булмаган базлар, казып алынып, халыкка комачауламый торган урыннарга күчереләчәк. Болай эшләгәндә, санитар саклану зоналары да бетәчәк.
Хәер, пилот проекты буларак, моны Саба районында 2014 елдан бирле сыныйлар инде. Әйтергә кирәк, Татарстан – Россиядә нәкъ менә мондый проектны беренчеләрдән булып башлап җибәрүче.
– Әлеге проект уңышлы сынау узды. Бүген Саба районында комачаулый торган үләт базлары бетте. Аларның күпмеседер күчерелде. Кирәге чыгар дип, дүрт баз гына калды, – диде җитәкче.
Әлеге яңалык эт һәм песи хуҗаларына да кагыла. Дөрес, җан биргән бер эт яки песи аркасында тулы бер машинаны куып йөртмәс өчен, районда алар өчен суыткычлар булдырылачак.
Журналистларга әлеге машиналарны Мамадыш районы эшмәкәре Рифат Мотыйгуллинның ит комбинаты территориясендә тәкъдим иттеләр. Зур контейнер да биредә урнаштырылган иде. Башка районнарда да алар өчен махсус урыннар булдырылган. Күпчелегендә алар каты көнкүреш калдыклары полигоннарына урнаштырылган, ян-яклары койма белән әйләндереп алынган.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү