Рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озаттылар: «Яшәү кадерен дә, кеше кадерен дә белә торган зат иде»

Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай, Бакый Урманче премияләре лауреаты Зөфәр Гыймаев белән хушлаштылар

Рәсем сәнгатендә Тукай дип без Бакый Урманчены атыйбыз. Аның чын мәгънәсендә укучысы – Зөфәр Гыймаев иде. Татар җәмәгатьчелеге бүген аның белән «Казан нуры» мәчете янында хушлашты.

Рәссамнарны без портрет осталарына, табигать күренешләрен оста тасвирлаучыларга һәм башка бик күп төрләргә бүлеп өйрәнәбез. Зөфәр абый исә камил рәссам иде. Камал театры артистлары, шагыйрьләр, гомумән, зыялылар – аның портретларында. Картиналарында исә авыл рухы, тарих, гаделсезлеккә протест та бар. Авыл дигәндә, «Әбигә хат килде» картинасын гына искә төшерик, Татарстанның байтак авылларын сурәтләп калдыруын искә алыйк. Гаделсезлек дигәндә, минем күз алдында чуаш малае сурәтләнгән картинасы килә. «Кагылмагыз телемә», – дип әйтә ул дигән иде Зөфәр абый.

Остазлары белән хушлашырга рәссамнар шактый килгән иде. Алар аны, гадел булды, диделәр. Без нинди булсак та, төрле төркемнәргә таралсак та, барыбызны да яратып кабул итте, дип искә алдылар. Рәссамнарның биш бүлеккә таркалуы, татар рәссамының татар рәссамына каршы көрәшүе аның җан ярасы иде шул. Тагын Казандагы килбәтсез һәйкәлләргә җаны әрнеде. Ул аны интервьюларда да әйтә килде. Билгеле, бу фикерләре өчен башыннан сыйпамаганнардыр.

Россия кинематографчыларының Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров аның белән Габдулла Тукай исемендәге премия комиссиясендә танышуы хакында искә алды:

– Шулкадәр ачык, кешелекле, гадел кеше. Чын татар зыялысы. Аның тәнкыйте дә һәрвакыт урынлы булды, әйтәсе сүзен кешене аяктан екмыйча әйтә белде. Татарстанга бөтен дөньяга танытырлык бай мирас калдырды. Аның әсәрләре Камал театрында да, «Хәзинә»дә дә шактый.

Миннән бүләк беләзек булыр… Хатыны Гүзәлгә үлеменә бер көн кала ул әнә шулай дигән:

– Зөфәр – көчле рухлы кеше. Сигез ел нинди куркыныч авыру белән көрәште бит! Ул шулкадәр яшәргә тырышты, ахыргача, яшим әле мин, дип безне дә, үзен дә ышандырырга тырышты. 14 февральдә туган көнем иде. Өзелмәсә ярар иде, дип курыктым. Зөфәр улыбызны көтте. Ә ул 15 нче фавральдә кайтырга тиеш иде. Көтеп җиткерде. …Мине туган көнем белән котлады. Мин сиңа беләзек алдым, ул почта белән килер, диде. Соңгы бүләге шул булды.  Яшәү кадерен дә, кеше кадерен дә белә торган зат, җаваплы ир, кайгыртучан әти иде.

Улы Әнвәр исә әтисенә көтеп җиткергәне өчен рәхмәтле:

– Әти безнең өчен бөтен эштә дә үрнәк булды. Дисциплина яратты, бездән дә шуны таләп итте. Кешенең тормышы заяга үтәргә тиеш түгел, дип әйтә иде. Ул нәрсәләр белән генә кызыксынмады! Безгә дә аның кызыксынучанлыгы, эзләнүчәнлеге күчкән. Мин дә аның кебек спортны, иҗатны, логик уеннарны яратам… Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Мине көтеп җиткергәне өчен бигрәк тә. Көне буе сөйләштек, җан биргәндә янында булдым.

Хушлашу мәрасимендә Камал театрыннан Дания Нуруллина килгән иде. Үзенең портретын ничек ясавын, артистларның холыкларын чагылдыра алуын бик яратып сөйләде. Әгәр ул ясаган портретларның геройлары барысы да хушлашырга килгән булса, мәчет тирәсендә сыңар аякта басып торырга да урын булмас иде… Хәер, Зөфәр Гыймаев күрсәтеп эшли торган кешеләрдән түгел. Тыйнак яшәде, тыйнак китте. Үзенең мәңгелек йортын Курган зиратында тапты.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Чулпан Гарифуллина 

Тулырак – газетаның алдагы саннарында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү