Тәртипле хоккей. «Ак барс» ничек өскә күтәрелде?

«Ак барс» бу сезондагы иң зур җиңүен яулады. «Трактор» капкасына 6 җавапсыз алка керткән Казан хоккейчылары Көнчыгыш конференциясендә – икенче урында. Әлеге җиңүдә иң зур өлешне моңарчы нык тәнкыйтьләнгән уенчылар кертте. Вадим Шипачевның инде 20 матч буе уңышка ирешә алганы юк иде.

Казан командасы февральгә кергәндә Көнчыгыш конференциясенең лидерларыннан берсенә әверелде. Бу сүзне сезон башында әйткән булсалар, беркем дә гаҗәпләнмәс иде. Әмма «Ак барс»ка октябрь һәм ноябрьдә моңарчы күрелмәгән сынаулар аша узарга туры килде. Хәтта команданың плэй-оффка эләгәсенә шик белдерүчеләр дә табылды. Ә аннары Зиннәтулла Билалетдинов кайтты. Дөресрәге, чакырырга мәҗбүр булдылар.

Тырышкан булдырыр! Уенчыларына әнә шул фәлсәфәне сеңдерүче остаз тырыша торгач, ике ай эчендә «Ак барс»ны, сүтеп, яңадан җыя алды. Гыйнварда узган 12 очрашуда Казан командасы 10 җиңү яулады. Хәтта җиңелү белән тәмамланган ике уенда да якташларыбыз берәр очкога ия булды. Безнекеләр беренче баскычтагы «Себер»дән уенның төп вакытында җиңүләр саны буенча гына калыша.

Билалетдиновның мантыйгы билгеле: башта тәртип, аннары нәтиҗә. Тәҗрибәле остаз әнә шуның аша командасын астан өскә күтәрә алды. Дөрес, бүгенге «Ак барс»ның уенын кызыксыз дип атаучылар да бар. Әмма төп максат – җиңү. Команда исә моңа ничек ирешәсен яхшы белә. Кызык хоккейны исә якшәмбе көнне «Трактор»га каршы уенда күрсәттеләр.

«Ак барс»та хәзер һәркем ни эшлисен яхшы чамалый. Уенчылар яшерми: аларга бозда ни эшләргә кирәклеген җентекләп аңлаталар. Көз көне командадан ызгыш, тарткалаш турында хәбәр килсә, хәзер тынычлык хөкем сөрә. Баш тренер яңа килгән уенчылар, элеккегеләр һәм яшьләрне укмаштырып, Гагарин Кубогы өчен көрәшә алырлык көч туплый алды. Александр Радулов чын капитанга әверелде, Станислав Галиев белән Вячеслав Войнов – күплектә алыштыргысыз уенчылар, Никита Сафонов белән Дмитрий Воронковтан көч ташып тора, Артем Лукоянов, Михаил Глухов һәм Василий Токрановның да кирәге чыкты, ә Тимур Билалов – төп капкачы. Соңгы арада Вадим Шипачев белән аның янәшәсендә уйнаган егетләрне еш телгә алдылар. Соңгы елларда Россия хоккеенда иң нәтиҗәле һөҗүмче булып танылган уенчының инде 20 матч дәвамында алка кертә алганы юк иде. «Трактор»га каршы узган уенда исә Шипачев, Дмитрий Кагарлицкий һәм Кирилл Петров өчесенә 10 очко җыйдылар. «Алар һәрвакыт яхшы уйнады. Монда гаҗәпләнерлек берни юк», – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Плэй-оффка кадәр «Ак барс»ның тагын 11 матч уздырасы калды. Шул исәптән, СКА белән очрашасы, Ерак Көнчыгышка барып, «Адмирал» һәм «Амур» белән икешәр мәртәбә көч сынашасы, Казан бозында «Металлург» һәм «Авангард»ны кабул итәсе бар. Турнир таблицасына күз салсак, Көнчыгыш конференциясендә беренче һәм алтынчы команда арасында нибары 5 очко аерма барлыгын күрәбез. Урыннары көн саен үзгәреп тора. Кыскасы, инде хәзердән үк плэй-офф рухы хөкем сөрә. Өстә генә түгел, аста да шул ук хәл. Берьюлы 4 команда сигезенче урын өчен көрәшә. Араларында «Нефтехимик» та бар. Димәк, «Ак барс» үзенә очко җыю гына түгел, Түбән Камадагы якташларыбызга да ярдәм итү мөмкинлеге булачак. 7 февральдә алар Казан бозында бер-берсенә каршы чыгачак.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: ak-bars.ru


Фикер өстәү