Балтач балалары Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

Балтачтан өч бертуган Раил, Раян, Раида Мәрдановлар Мәскәүдә үткән мәртәбәле конкурстан җиңү белән кайткан.

Балалар коллективлары арасында үткән «Россия халыкларының традицияләре һәм мәдәни мирасы» конкурс- фестивалендә чыгыш ясап, алар күпләрне таң калдырган. Балтач сәнгать мәктәбендә белем алучы Мәрдановлар чыгышына жюри да югары бәя биргән. Алар җиңүчеләр арасында.


Фикер өстәү