«Нәзерне үтәмәгән саен, кешегә гөнаһ язылып бара»

Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәне бозу динебездә икейөзлелек буларак бәяләнә. Шуңа күрә нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә. Әйтеп, нәзереңне үти алмаган очракта ни эшләргә?

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев нәзергә кагылышлы сорауларыбызга ачыклык кертте.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Алар (монафикълар) арасында, «Әгәр Ул безгә Үзенең юмартлыгыннан (байлык) бирсә, без, әлбәттә, сәдака бирер идек һәм салихлардан булыр идек», – дип, Аллаһ белән сүз куешучылар бар. Ул аларга Үз юмартлыгыннан өләшкәч, алар саранлана башлады һәм (Аллаһка буйсынудан) читкә тайпылып, йөз чөерде. Аллаһка биргән вәгъдәләрен бозган өчен һәм алдашканнары өчен, Аның белән очраша торган Көнгә кадәр Ул аларның күңеленә нифак (икейөзлелек) салды».

Нәзер ул – кешенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләнмәгән әйберне үзенә бурыч итеп алуыннан гыйбарәт. Ул аны һичшиксез үтәргә тиеш була. Нәзер, гадәттә, Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән әйберләр буенча әйтелә. Ягъни кеше намаз уку, сәдака бирү, ураза тоту, корбан чалу ише гамәлләрне үзенә нәзер итеп алырга мөмкин.

– Нәзернең нинди төрләре була?

– Нәзер өч төрле була. Беренчесе фәкать нәзер әйтүдән генә гыйбарәт. Мисал өчен, кеше: «Аллаһ ризалыгы өчен дүшәмбе көнне ураза тотам», – дип нәзер әйтә ди. Бу очракта ул изге гамәлне бернинди әйбергә бәйләмичә, вәгъдә рәвешендә әйтә. Билгеле бер шарт белән әйтелгән нәзерләр була. Мәсәлән, кеше: «Улым армиядән исән-сау кайтса, сәдака бирер идем», – дип әйтергә мөмкин. Бу очракта, шушы шарт үтәлсә, ул нәзер итеп әйткән әйберне башкарырга тиеш була. Ләкин менә бу икенче төрдәге нәзер турында п  әйгамбәребезнең бер хәдисе бар. Ул анда: «Нәзерне тыям. Ул тәкъдирдән язмышны үзгәртми. Ул фәкать саран кешедән әйберен чыгара», – ди. Ягъни монда шуны аңларга кирәк: Аллаһы Тәгалә баланы армиядән син нәзер әйткәнгә күрә генә исән-сау кайтармый. Нәзернең моңа бернинди катнашы юк. Юкса, кайбер кеше нәзер әйтсәм, ул әйбер була, әйтмәсәм, булмый, дип уйлап ялгыша. Кеше тормышында нәрсәнеңдер булуын теләсә, дога кылсын, Аллаһы Тәгаләдән сорасын. Яки нәзер әйткәнче, корбаныңны болай гына чал, сәдакаңны болай гына бир. Аларны ниндидер шартка бәйләмә. Шул очракта гына ул дөрес була. «Я Раббым, улым-исән сау кайтсын», – дип, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.

Кеше үзен нәрсәдән дә булса тыю өчен дә нәзер әйтергә мөмкин. Әйтик, тәмәке тартуын ташлый алмый азапланган кеше: «Әгәр тагын тәмәке тартсам, өч көн ураза тотам», – дип нәзер әйтергә мөмкин. Бу нәзернең өченче төре була.

Кеше әйткән нәзерен үти алмаса, ни эшләргә? Бу аңа гөнаһ булып языламы?

– Бу сүзендә тора алмый икән, вәгъдәсен үтәп, ул өч көн ураза тота яки кәффарәт кыла, ягъни кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен, Аллаһның ярлыкавына ирешү нияте белән билгеле бер эш башкара. Төгәлрәк әйтсәк, нәзерен үти алмаса, ул ун мескенне ашата яки ун мескенне киендерә, яки кол азат итә. Хәзерге вакытта коллар юк. Мескеннәрне киендерергә, ашатырга акчасы булмаса, ул өч көн рәттән ураза тотарга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Нәзерләр әйткән, әмма үтәмәгәннәргә Аллаһы белән очрашканчыга кадәр монафикълык сыйфаты язылыр», – диде.

– Димәк, кеше бер урынга башка гомердә дә аяк басмаячакмын, дип нәзер әйтеп, билгеле бер вакыттан кабат шунда барса, ул да шуларны ук эшләргә тиеш булачак?

– Әйе, бу очракта да шушы ук таләпләр үтәлергә тиеш.

– Кайчак күңелдән генә: «Фәлән эшне эшләр идем», – дип уйлап куясың. Бу шулай ук нәзер әйтү саналамы?

– Нәзер ул – тел белән әйтү. Күңелдән бер нәрсәне эшләргә уйлау ул әле нәзер түгел. «Аллаһ ризалыгы өчен шуны эшлим», – дип тел белән әйткән сүз генә нәзер булып санала.

– Әйткән нәзерне үтәүнең төгәл вакыты бармы? Ул вакыт ягыннан чикләнгәнме?

– Әгәр кеше нәрсәне дә булса гомер буе эшләргә нәзер әйткән икән, ул аны гомер буе эшләргә тиеш була. Шуңа күрә нәзер – бик хәтәр әйбер.

– Әйткән нәзереңне онытсаң, ни эшләргә?

– Бу очракта да кеше кәффарәт кылырга тиеш була. Ягъни ул ун мескенне ашата яки ун мескенне киендерә, яки кол азат итә. Боларны эшләргә мөмкинлеге булмаса, ул өч көн рәттән ураза тотарга тиеш.

– Нәзере булган кеше җан бирә алмыйча тилмерер, дигән фикер дә яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен әйтү кыен. Әмма әйткәнемчә, нәзер ул – бик хәтәр әйбер. Ул кеше тормышына, әлбәттә, тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки нәзерне үтәмәгән саен, аңа гөнаһ язылып бара.

– Кеше исән чакта әйткән нәзерен үтәп өлгерә алмаса, аның нәзере гаиләсе, туганнары өстенә каламы? Әллә һәркем үз нәзерен үзе үтәргә тиешме?

– Әгәр кеше исән чакта нәзерен үтәп өлгерә алмаган булса, моны аның малыннан туганнары эшли. Әгәр мәрхүм сәдака бирергә ниятләгән булса, аның мирасыннан сәдака бирелә. Корбан чалам, дип әйткән нәзере калган булса, аның малыннан корбан чалына.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү