Мәскәү метросында бер ир-ат ут ачкан

Мәскәү метросында атыш булган. Бу хакта “Татар-информ” башкаланың Транспорт департаменты хәбәренә таянып яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бүген иртән “Рязанский проспект” станциясенең көнбатыш вестибюле ишеге төбендә 2 ир-ат арасында тавыш чыккан. Берсенең үзе белән рөхсәт ителгән коралы булган. Кызып-кызып бәхәсләшкән бер мәлдә кораллы кеше түшәмгә таба атып җибәргән.

Беркемгә дә зыян килмәгән. Закон бозучыны бер пассажир, полиция хезмәткәре һәм метроның иминлек хезмәткәре тоткарлаган.

“Атучы тоткарланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, низаг үзара ризасызлык җирлегендә килеп чыккан”, – дип билгеләп үткәннәр департаментта.


Фикер өстәү