Метрода ике поезд бәрелешкән

Мәскәү метросының Люблинск-Дмитровск линиясе «Печатники” станциясендә ике поезд бәрелешкән. Бу хакта “ТАСС” оператив хезмәтләр мәгълүматларына таянып яза.

Бер машинист зыян күргән: ул ике поезд арасында кысылып калган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк.
Бу хәлне Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең телеграм-каналында аңлатып үткән.
“Бүген 10.30 сәгатьтә метроның Люблинск-Дмитровск линиясе “Печатники” станциясендә депога баручы пассажирсыз поезд станциядә туктаган поездга килеп бәрелгән. Пассажирлар арасында җитди зыян күрүчеләр юк. Поезд машинисты җәрәхәтләнгән, медиклар аңа ярдәм күрсәтә”, – дип басым ясап әйткән мэр.
“ТАСС” хәбәрчесенә оператив хезмәтләр белдергәнчә, Мәскәү метросында поездларның бәрелешүе техник төзексезлеккә бәйле булырга мөмкин.


Фикер өстәү