Татарстанда әбиләр чуагының әле тагын буламы-юкмы икәнлеген әйттеләр

Быел көзен Татарстанга аномаль җылы һава үтеп кермәячәк инде. Астрономик сәбәпләргә бәйле бу. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Тимур Әүһәдиев шул хакта сөйләп үткән, дип яза вузның матбугат хезмәте.

“Икенче тапкыр әбиләр чуагы, әлбәттә, булмаячак. Астрономик сәбәпләр моңа юл куймаячак. Көн кыскарды. Хәтта болытсыз антициклон урнашса да, кояш нурлары һава температурасын +15 градуска һәм аннан югарырак температурага күтәрә алмаячак”, – дип аңлаткан белгеч.

Шул ук вакытта, Әүһәдиев әйтүенчә, октябрьнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 2,5 градуска югарырак (+10 градус чамасы, ә норма буенча +7,5) булган. Икенче декадасында исә нормага якынлашырга (+5,6 градус) тиеш, дигән ул.

Явым-төшемгә килгәндә, белгеч хәзер көннәрнең яңгырлы торуының (октябрь башыннан бирле Казанда 15 мм күләмендә явым-төшем булган, айлык норма – 54 мм) корлыкка бәйле хәлләрне берникадәр җиңеләйтеп җибәрүен әйткән.

“Агымдагы ел рекорд куйды: гыйнвардан 10 октябрьгә кадәр нибары 230 миллиметр күләмендә явым-төшем булды. Норма буенча бу чорда 385 миллиметр булырга тиеш. Соңгы 70 елда явым-төшемнең шуның кадәр аз булуы күзәтелмәгән”, – дигән Тимур Әүһәдиев.


Фикер өстәү