Ун бала анасы Кәүсәрия апа: Мин – кадерле  әни

Арча районының Казанбаш авылында яшәүче 60 яшьлек Кәүсәрия апа Исмәгыйлева ун бала тәрбияләгән. Алар үсеп, кайсы кая таралышкан инде. Хәзерге вакытта янәшәсендә ике кызы – Дилүзәсе белән Алиясе бар. Тәртипле балалар үстергән ана шуны әйтә: «Һәр сораганга «җә» дип тормаска!»

Һәр гаиләнең үз тәртибе, кагыйдәләре бар. Исмәгыйлевларныкы хәтта ишектән керүгә үк диварга  эленгән.

Анда ак белән караны аерырга өйрәтеп, тегесен яки монысын эшләргә ярамый, дигән әмерләрне күрмисең. Киресенчә, рухи якка күбрәк басым ясалган. 14 баганадан тора ул. Әйтик, бер-береңне кочакларга, үзеңә ышанырга, ялкауланмаска, вәгъдәңне үтәргә, авыр булса да, кичерергә,  дөресен сөйләргә… Бер караганда, баштан сыйпап, гел кочаклашып тору авыл кешесенә бик үк хас нәрсә түгел дә кебек. Әмма ун баланың алтысы кыз булуын исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнергә кирәкми.

– Моны безгә бүләк иткәннәр иде. Әмма ул безнең гаилә кагыйдәләренә туры килә. Бер-беребезгә карата ягымлы, тәмле телле булырга тырышабыз, – ди 18 яшьлек төпчекләре Алия.

Без килгәндә, Кәүсәрия апа мәрхүм иренең апасы Флера белән кухняда аш-су әзерли иде. Кызганыч, Рөстәме 48 яшьтә дөнья куйган. Бу вакытта Алиягә нибары 4 яшь кенә булган. Балакай әтисен бөтенләй хәтерләми. Әмма каен апа белән  элемтәләр өзелмәгән. Арчада фатиры булса да, Флера апа  авылда яши.

Кәүсәрия апа ун бармагын бөгә-бөгә ул-кызларының исемнәрен санады башта. Дүртесе үз гаиләсен корган инде. Әйтик, иң олы улы Айрат Кырлайда яши. Аңа – 36 яшь. Икенче улы Ленар – хәрби операциядә. Ялларга да кайтып киткәләгән. Дрон бәреп төшергән өчен, 21 көн өстәмә ял биргәннәр. Яудагы улын искә алмаган сәгате, көне юк ананың. Көтү бик авыр, әмма улының Ватанны саклавы белән горурлана. Ленар әле өйләнмәгән. Өмете –  исән-сау кайтып, төп йортта гаилә учагын сүндермәү. Дилүсе Мөндеш авылында төпләнгән. Калганнары – Дилүзә, Азалия, Фирүзә, Билгус, Диләрә, Гөлия һәм Алия. Балалары күбрәк авыл хуҗалыгы, төзелеш, сату өлкәсендә хезмәт куя. Кәүсәрия апа әйтүенчә, нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Шикәр авыруы булгач, үзе абзарга чыгып йөри алмый икән. Кызлар исә иртүк эшкә, укырга малларны карап китә. Сүз уңаеннан,  Кәүсәрия үзе дә 10 нчы сыйныфны тәмамлауга ук фермага эшкә урнашкан. Башта таналар караса, аннан сыер сауган. Балалары да – җир кешеләре. Өч улы да авылда калган – механизаторлар.

– Кыенлыкларын күрмәдем. Балалар йөзебезгә кызыллык китермәде. Авырып борчымадылар, әйбәт укыдылар. Сүземне тыңладылар. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Әйбер сорап аптыратмадылар. Берсенең киемен икенчесе киеп үсте. Мал-туар асрагач, алай кыенлык күрмәдек, – ди Кәүсәрия ханым, барысыннан да канәгать калып. – Балалар кайтканда, бүлмәдә булсам, «Әни кайда?» – дип сорый башлыйлар. Ишектән кергәндә, иң беренче сүзләре шул. Сагынып торгач, рәхәт. Мин – кадерле  әни.

Балаларның гел башларыннан гына сыпырып торып булмый. Бер тапкыр Диләрә өйгә соңга калып кайткан. «Башка чакта вакытында кайтырсың», – дип, су шлангы белән бераз эләктереп  алган Кәүсәрия апа. Бу хатаны башка берсе дә кабатламаган. Әйберләрен тәртипләп куярга өйрәткән. Киемнәрен таба алмаганда, «Мин тимәдем», – дип, эзләргә булышмаган. Икенче көнне тәртип белән элеп куйганнар.

Унысында – ун төрле холык. Арада  Фирүзә таләпчән булуы белән аерылып торган. Анысын күршеләре, шаяртып, «финанс министры» дип йөрткән. Балаларның берәрсе: «Әни, бер сүз генә әйтим әле», – дип колагына пышылдый башласа, Фирүзә аны шундук туктаткан: «Әнидән бер әйбер дә сорыйсы түгел, аның болай да акчасы юк!» Хәзер ул Казанда кибетче булып эшли.

Замана әти-әниләренә, балалар көен генә көйләп тормаска, мөстәкыйльлеккә өйрәтергә киңәш итә Кәүсәрия апа. Оныкларын да иркәләү ягында түгел.

– Оныклар кунакка килгәч, русча сөйләшә башлый. Хәзер авылда да шулай бит. «Мин русча белмим, татарча  әйтегез. Алайса сезне күршедәге Сашкага кертеп куям», – дип кисәтәм.  Шылт туктыйлар. «Ашамыйбыз», – дип киреләнә башласалар, көйләп утырмыйм. Хәзер киенерсез дә өегезгә төшереп куярбыз. Ашамаган кешеләрне үзебездә тотмыйм», – дим. «Әйдә, бүл инде алайса», – дип  шыпырт кына табын янына килеп утыралар, – ди ул.

– Өйдә бала күп булгач, чиләге белән камыр куярга, икешәр кәстрүл аш пешерергә туры килгәндер? – дип сорыйм Кәүсәрия ападан.

Бу урында ул каенанасы Сараның сүзләрен искә төшерде. Ул: «Булса туярлык, калганын җыеп куярлык булсын», – дияргә яраткан. Ире – Рөстәм гаиләдә иң төпчеге – унберенчесе булган. Кәүсәрия апа да ризыкны мулдан әзерләгән.

Бергә җыелышканда, Исмәгыйлевларның өйләре гөрләп тора. Иң күңелле чак – шул.

– Әниебез  бик әйбәт. Аның беркайчан да ачуланганы юк. Бөтенебезне тигез күрде, кадерләп үстерде. Ун баланы тәрбияләп үстерү өчен бик зур сабырлык кирәк.  Ул безнең өчен – Герой-ана, – ди Алия.


Фикер өстәү