Алга, киләчәккә! Беренче «Киләчәк Уеннары» ничек истә калды?

Узган атна азагында спорт тарихында һәм дөньяда тәүге мәртәбә оештырылган «Киләчәк уеннары»на матур нокта куелды. Дөресрәге, Казандагысына. Оештыручылар Уеннарга якты киләчәк юрады. Башкаладагысы һәм беренчесе ничек истә калды?

Алга, киләчәккә!

Без булдырдык! Уеннарның ябылу тантанасына килгән җитәкчелек, оештыручылар, сөенеп, ярышларның тәмамлануын әнә шул сүз белән аңлатты. Хәер, чарада сүзләр артык иде. Казан өчен дә, гомумән, ил өчен дә тансык ярышлар халыкка кабат бәйрәм рухын алып килде. Ике атна дәвамында шул рух белән яшәлде, командалар өчен җан атылды, җиңү шатлыклары да, җиңелү күз яшьләре дә булды.

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Казандагы турнирның зур уңыш белән үтүен белдерде.

– Дуслар, без моны булдырдык! Тарихта беренче Уеннар узды! Россия фиджитал дип аталган форматта спортның яңа төрләрен берләштергән турнир уйлап тапты һәм үткәрде! – диде ул ябылу тантанасында. – «Киләчәк уеннары» дөньяда танылды, бренд булды. Һәм бу – бик зур уңыш. Әлбәттә, кунакчыл Казанга һәм Татарстанга зур рәхмәт.

Вице-премьер әйтүенчә, Казан бу турнир белән хушлаша, әмма «Киләчәк уеннары» өчен барысы да әле башлана гына. «Без эстафетаны башка илләргә тапшырабыз. Алга, киләчәккә!» – диде Мәскәү кунагы. Тик киләсе Уеннарны кайсы ил кабул итеп алачагы билгесез калды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә Казанның тагын бер тапкыр бөтен дөньяга ярышларны ничек оста итеп, югары дәрәҗәдә оештырып булуын күрсәтте.

– Ике атна дәвамында Казан дөньяның игътибар үзәгендә булды. «Киләчәк уеннары» бик күп кызыклы яңалыклар ачты, күпләр аның нәрсә икәнен белде. Ышанычы, шулай ук турнир ачылышына вакыт табып килүе өчен Президент Владимир Путинга, ачылышта катнашкан башка дәүләт башлыкларына да рәхмәт белдерәсем килә! – диде ул.

Ачылыш тантанасыннан аермалы буларак, ябылуны күбрәк концерт дип атарга буладыр (оештыручылар сүзе белән әйтсәк, фиджитал-дискәтүк). Шулай инде: эшләп арыгач, ял да итә бел! Шулай итеп, чыннары белән бергә сәхнәгә виртуаль артистлар да чыкты. Чебурашкадан дөнья йолдызы ясадылар, турнир ачылышында «йоклап» калган робот-этне дә «уяттылар» бу юлы.

Уеннар – саннарда

  • Ярышлар 10 көннән артык барды.
  • 294 команда катнашты.
  • Спортчылар 21 юнәлештә көч сынашты.
  • Гомуми приз фонды – 10 млн доллар.
  • Катнашучылар 2 меңнән артык иде.
  • Иң яшь катнашучыга – 12, иң өлкәненә – 62 яшь.
  • Россия, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Белоруссия, Көньяк Корея, Испания, Уругвай, Аргентина, Эквадор, Колумбия, Филиппин илләреннән 236 спортчы тәүге Уеннарның җиңүчесе булып танылды.
  • 300 меңнән артык тамашачы карады.
  • Турнирга бәйле контентны 280 канал күрсәтте.
  • 800 сәгать туры эфир оештырылды, караулар 2 миллиардтан артып китте.
  • Уеннарга Россия төбәкләреннән – 820, Казаннан – 967, Татарстан районнарыннан – 75 волонтер, 22 илдән 41 чит ил волонтеры җәлеп ителгән иде.

 ҖИҢҮЧЕЛӘР

  • Фиджитал-футбол – Penarol (Уругвай)
  • Фиджитал-узыш – SMP Racing (Россия)
  • МLBB турниры – AP.Bren (Филиппин)
  • Дроннар ярышы – Team Mins Korea (Көньяк Корея)
  • Фиджитал-баскетбол – Liga Pro Team (Россия)
  • CS 2+лазертаг – XGod Dosia&mou (Казахстан)
  • Роботлар ярышы – DS Robotics (Һиндстан)
  • Dota 2 – Xtreme Gaming (Кытай)
  • Фиджитал-хоккей – Liga Pro Team (Россия)
  • Фиджитал-скейтборд – Latino Gang (Аргентина)
  • Standoff 2 + лазертаг – Absolute (Россия)
  • «Танклар дөньясы» – Beyond (Россия)
  • Warface + лазертаг – Young (Россия)
  • Фиджитал-көрәш – Kuznya (Россия)
  • Кибатлетика – Russian Cyborgs (Россия)
  • Виртуаль велоузыш – MInsk (Белоруссия)

Илләр йөзе

«Киләчәк уеннары» ачылышында булган Илләр парады, һичшиксез, әлеге тантананың иң истә калган мизгелләренең берсе булгандыр. «ВТ» шунда катнашкан кызлар белән аралашты.

Махриджемал Ходжанязова (Төрекмәнстанны тәкъдим итте):

– Ачылышка озак әзерләндек. Репетиция вакытында оештыручылар безгә карата кырыс та, таләпчән дә булды. Гади генә нәрсә кебек, ләкин бик борчылдык. Зур чара бит! Үз илемне тәкъдим итүем белән бик горурланам. «Төрекмәнстан» дигән мизгелдә йөрәгем чыгып китәрдәй булды. Йөзем шатлыктан балкып торды. Бу – минем өчен  зур дәрәҗә. Киберспорт уеннары шулкадәр популяр дип уйламаган идем.

Екатерина Морозова (Россияне тәкъдим итте): 

– Республикабызның төрле почмакларыннан 110 модель көн саен диярлек дөньякүләм чараның ачылышына әзерләнде. Бу көн мәңгегә тарихка кереп калачак. Кызлар белән бердәм команда идек, нәтиҗә матур булсын өчен эшләдек. Һәр адым, күз карашы, кул хәрәкәте мөһим иде. Сәхнәгә чыкканда һәм илебезне игълан иткәндә тамашачыларның эмоцияләрен күреп, әйтеп бетерә алмаслык хисләр кичердем. Барыбызны да илебез һәм кешеләребез өчен чиксез мәхәббәт һәм горурлык хисе биләп алган иде. Бөтен зал торып басты, кул чапты, елады… Бу хисләрне мин гомерлеккә истә калдырачакмын. Алты ил Президенты алдында чыгыш ясау бит бу!

Камилла Яркова (Камерунны тәкъдим итте):

– Илләр модель кызларның тышкы кыяфәтләре буенча сайланган иде. Башта мин бүтән илне тәкъдим итәргә тиеш идем, ләкин күлмәкләргә бәйле мәшәкатьләр килеп чыкты. Нәтиҗәдә Камерунны тәкъдим иттем. Иртәдән төнгә кадәр әзерләндек. Тырышлыгыбыз юкка булмады. Минемчә, мондый зур чаралар Казанда тагын да ешрак узарга тиеш.

 

Волонтерлар ни уйлый? 

Дмитрий Кутявин, Хакасия Республикасы, Абаза шәһәреннән волонтер:

– Казанда тәүге тапкыр. Бирегә килгәч тә, дуслар белән шәһәр буйлап йөрергә чыктык. Мине иң гаҗәпләндергәне – урамнарның тар булуы. Бауман урамында йөрергә дә, төп истәлекле урыннарны күрергә дә өлгердем. Икенче югары белем алырга теләсәм, бәлки, Казанны сайлармын. Фиджитал-футбол юнәлешендә тим-лидер идем. «Казан Экспо»да юл күрсәтеп торучы булдым. Фиджитал-спорт турында беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» хакында белгәч ишеттем. Мин дә спорт белән мавыгам, аеруча футбол, хоккей, баскетболны яратам. Кызганыч, миңа профессиональ спорт белән шөгыльләнергә ярамый, һәвәскәр дәрәҗәдә генә шөгыльләнәм, командаларны күзәтәм. Волонтерлар штабында безнең өчен танылган спортчылар белән очрашулар оештырылды, хәтта берничә сорау да бирдем. Кумирың белән очрашу бәхете һәркемгә дә тәтеми бит ул!

Сәвия Шакирҗанова

Сәвия Шакирҗанова, «Киләчәк уеннары»ның иң өлкән волонтеры:

– Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында тудым. Миңа – 83 яшь. Сугыш чоры баласы мин, алты баладан төпчеге. Ул елларның ачысын-төчесен татып үстек. Абый-апаларым барысы да вафат инде. Волонтер булып 2017 елдан бирле эшлим. Без инде – «көмеш» волонтерлар. Шундыйлар белән аралашып, киңәшләшеп яшибез, шөкер. Балаларым – бер гаилә, бусы – икенче гаиләм.   «Киләчәк уеннары»нда «Хезмәт резервлары» объектында штаб волонтеры идем. Эш урыным – компьютер каршында. Килгәннәрне якты йөз белән каршылыйбыз, озатып калабыз, барысын да күрсәтәбез. Яшь волонтерлар миңа оныкларым кебек. Яшьләрнең күңелен күреп йөрим инде (көлә). Эльвина исемле кыз белән дуслаштык. Аңа әле 16 да тулмаган. Яшьләр хәзер бик акыллы, бик әдәпле, бөтенесен беләләр, тиз отып алалар, алар белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Киләчәк менә шушындый яшьләр кулында, шөкер. Иң өлкән волонтер булгач, үземә аерым мөнәсәбәт сиздем. Башкалабыз өчен шулкадәр шатланам. Нинди зур хезмәт бит бу! Мондый зур чаралар 2013 елда Универсиададан башланды. Менә шунда татарның кунакчыл икәнен белеп алдылар инде!

 

Владимир Путин, Россия Президенты:

Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү яклы булдык. «Киләчәк уеннары» – дөньякүләм спорт гаиләсенә бездән бүләк!

«Киләчәк Уеннары»: ябылу тантанасы ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү