Мең кат сөйләгәнче, бер кат күр: «Киләчәк уеннары» – нәрсә ул?

Яңача, заманча, моңарчы күрелмәгән тамаша. Киләсе атнадан Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара турниры башланачак. Димәк, бөтен дөньяның игътибары кабат Казанга юнәләчәк.

Оештыручылар, виртуаль дөнья һәм чынбарлыкны берләштергән бу ярышларны игътибарсыз калдырырга ярамый, диләр. Ник дигәндә, турнир тарихта беренче булуы, тәүге тапкыр Казанда оештырылуы, яңалык булуы белән дә үзенчәлекле. «Киләчәк уеннары» – нәрсә ул? Кемнәр килер? Нәрсә күрербез? Тамашадан ни көтәргә? Кешелек тарихында тәүге мәртәбә оештырыла торган ярыш турында бар мәгълүматны тупладык.

Мең кат сөйләгәнче, бер кат күр

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, турнирга санаулы көннәр калып барганда журналистлар белән очрашкач, әнә шулай диде. «Киләчәк уеннары» хакында, чынлап та, күп һәм озак сөйләргә була. Әмма аның турында сөйләп кенә бетерә торган түгел. Чөнки бу – спортчылар өчен дә, халык өчен дә, спорт дөньясы өчен дә яңа төрле ярыш форматы. Казан аңа 450 көн әзерләнде.

(акцент!) Сүз уңаеннан, Россия – аны кешелек тарихында тәүге тапкыр оештыручы һәм дөньяда фиджитал-спортның Бөтенроссия федерациясен төзегән беренче ил.

Акчалата бүләк

Ярышларның гомуми приз фонды – 10 млн доллар. Әлеге акча илнең төрле компанияләрен җәлеп итү ярдәмендә җыелган (мисал өчен, СИБУР, Сбербанк).

Әлбәттә, 10 млн доллар зур сумма кебек тоела. Әмма бу акчаны спортчылар һәм ярыш юнәлешләренә бүлә башласаң, әллә ни түгел дә кебек. Министр да бу акчаның тулысынча бер кешегә яисә бер командага гына бирелмәвен кат-кат искәртте.

Билетны кайдан аласы?

Билетларны махсус сайт аша сатып алырга мөмкин (tickets.gofuture.game). Гомумән, бөтен сату-алу эше интернет аша башкарыла. Шуңа күрә дә оештыручылар кырыгалдарлардан (перекуп) сакланырга киңәш итә.

Билет бәясе 300 сумнан башлана. Уеннарның кайбер юнәлешләренә билетлар сатылып та беткән инде. Гомумән алганда, оештыручылар 80 мең билет сатуга куйган булган. 73 проценты инде сатылып беткән. Владимир Леонов бу җәһәттән 2013 елда узган Универсиаданы да искә төшерде.

– Ачылыш тантанасына билетларның нибары 20 проценты гына сатылган иде. Ә менә ачылыштан соң… Барысы да моның нәрсә икәнен аңлады һәм кассага йөгерде, – диде ул. – Болай булмасын өчен, билет мәсьәләсен тамашачы бүгеннән кайгыртсын иде.

(акцент!) Алдан ук кисәтик: чараның ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетлар сатылмаячак.

Билетлар ике төрле булачак. Гадәти билет – ярышны трибунада утырып карау өчен. «Кунакчыллык программасы» дигәнен сатып алган очракта, билет иясе өчен парковка, ял, туклану зонасы һәм башка мөмкинлекләр ачылачак. Билгеле, соңгысының бәясе дә күпкә зуррак (3 мең сум).

Ничек барасы?

«Киләчәк уеннары» ярышлары «Казан Экспо» үзәге, «Ак барс» көрәш сарае, Теннис академиясе, «Татнефть Арена», Казан циркы, «Урам» паркы, Иннополис, «Трудовые резервы», IT-паркта узачак. Сүз уңаеннан, тамашачыларны 19 февральдән 3 мартка кадәр «Җиңү проспекты» метро станциясеннән «Казан Экспо»га бушлай автобус йөртәчәк. Аның кайчан китәчәген Уеннарның рәсми сайтыннан карарга мөмкин.

Моннан тыш анда кадәр шәхси машина, 197 номерлы автобус, аэроэкспресста барып җитәргә мөмкин. Уеннарга дип алган билет белән аэроэкспресста бару шулай ук бушка булачак.

Кайдан карыйсы?

Алдарак язуыбызча, турнирның ачылыш һәм ябылу тантаналарына билет сатылмаячак. Ачылышта искиткеч тамаша вәгъдә итә оештыручылар. Аны халыкка «Беренче канал»дан күрсәтәчәкләр.

– 21 февральдә ачылыш тантанасы булачак. Ул кичке җидедә башланып, ике сәгать дәвам итәчәк. Инновацияләр бик күп булачак. Ачылыш тантанасы  телевидение өчен махсуслаштырылган: кайбер нәрсәләрне бары тик телевизор караучылар гына күрә алачак. Ачылышка заманча техник мөмкинлекләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырыштылар, – диде Владимир Леонов, яшерен серләрне аз гына ачып.

Ярышларны исә «Матч ТВ» каналыннан, стриминг-мәйданчыклардан (әйтик, VK, twitch) күрсәтү ниятләнә һәм, аңлашылганча, трибуналарга килеп тә карарга мөмкин булачак.

Кемнәр килә?

Владимир Леонов сүзләренчә, турнирга бик күп «йолдыз»лар киләчәк. Тулы исемлекне әйтеп тә бетермиләр хәтта. Билгеле һәм халык өчен кызыклы булырдайларына тукталыйк.

Яшьләргә (бигрәк тә үсмерләргә) блогер Влад А4, Веля, Слава Бустер, җырчы Егор Крид, футболчы Артем Дзюба, Андрей Аршавин, көрәшчеләр Ринат Фәхретдинов һәм Шарабутдин Магомедов, Рафаэль Физиев, Джонни Уокер аеруча кызык булыр төсле тоела. Кайберләре белән аерым көннәрдә махсус афтограф-сессияләр дә оештырылачак. (Барлык мәгълүматны, чараның уздыру вакыты һәм урынын рәсми сайттан карап барырга киңәш итәбез. – Авт.).

22 февральдә «Татнефть Арена»да «Йолдызлар матчы» узачак. Һәм, чыннан да, командалар хоккей «йолдыз»ларыннан торачак. Бозга Данис Зарипов һәм Илья Ковальчук җитәкчелегендәге командалар чыгачак. Моннан тыш Сергей Мозякин, Александр Семин, Евгений Артюзин, Павел Дацюк, Василий Кошечкин һәм Максим Афиногеновны күреп булачак. Алар Казан спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар белән бергә уйнаячак.

  «КИЛӘЧӘК УЕННАРЫ» – САННАРДА

21 февраль – 3 март көннәре

Приз фонды – 10 млн доллар

277 команда

107 ил

2 меңнән артык катнашучы

Ярыш көннәре – 10+

21 дисциплина

400 сәгать трансляция

 

Уеннарның 5 юнәлеше

СПОРТ: фиджитал-футбол, фиджитал-хоккей, фиджитал-баскетбол, фиджитал-машина ярышы, фиджитал-көрәш, фиджитал-скейтбординг.

 

ТАКТИКА: Warface+лазертаг, CS:GO+лазертаг, Standoff+лазертаг.

 

СТРАТЕГИЯ: Dota2, Mobile Legends, «Мир танков».

 

ТИЗЛЕК: компьютер уеннарын тизлеккә узу.

 

ТЕХНОЛОГИЯЛӘР: роботлар ярышы, дроннар ярышы, спорт программалаштыру.

 

Уеннарның символлары 

* «Киләчәк уеннары»ның талисманы – МИRA исемле Бәхет кошы (Жар-птица). Аны Татарстан студентлары – Мария Ромашка, Алинә Хасянова һәм Дарья Сидакова уйлап тапкан.

 

* «Киләчәк уеннары»ның трофее концепциясен Санкт-Петербургның Генератив дизайн лабораториясе студентлары уйлап тапкан. Әзер проектны Казанда  тормышка ашыралар. Трофей ике материалдан – металл һәм полимер акрилдан тора. Трофей эчендә Уеннарның биш юнәлешен чагылдырган биш пластина урын алган. Трофей эчендә ут яна, бу аны Уеннарның талисманы белән бәйләп тора. Трофейны җиңүче командаларга тапшырачаклар.

Сүз уңаеннан, Трофей ел дәвамында меңәрләгән чакрым узып, Казан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Оренбургта булды. Хәзер исә ул – галәмдә.

 

Уеннар турында спортчылар фикере

Игорь СТОЛЯРОВ, «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе:

–  Безнең проект танылу алды һәм бу танылу арта гына бара. Безгә бу хакта сөйләү дә бик рәхәт. Без турнирны матур итеп күрсәтергә омтылдык һәм омтылабыз. Бу чара матур булсын өчен, бик күп көч түктек, матди мөмкинлекләр кулландык. Шушы уеннарның төп идеологиясе – кешенең рухи һәм физик яктан гармонияле үсеше. Без моны спорт аша һәм аны виртуаль дөнья белән кушу бәрабәренә күрсәтәбез. Фиджитал-спорт танылу алды, Россия күләмендә чемпионатлар уза, дөнья күләмендә дә узар дип өметләнәбез.

Артем ДЗЮБА, футболчы:

– Безнең илдә шундый зур турнир оештырыла. Бу, әлбәттә, горурлык хисе уята. Үз илең өчен халыкара аренада көч сынашу – бөтенләй башка хисләр инде бу. Моның ни икәнен яхшы беләм. Спортчыларга шундый мөмкинлек бирелүенә сөенәм. Аларга уңышлар телим.

Минем уйлавымча, компьютер уеннары кешенең үсешенә 100 процент ярдәм итә ала. Әгәр элегрәк, барысы да әле башланып кына килгәндә, моңа бик сәерсенеп кенә карый, бу спорт түгел кебек тоела иде, хәзер исә моның чыннан да спорт икәнен танырга кирәк. Аңа бик күп вакыт сарыф ителә. Мин үзем дә дусларым белән компьютер уеннары уйнарга яратам. Әмма моның белән шөгыльләнгән, бик күп күнекмәләр ясаган кешеләргә каршы уйнау мөмкин түгеллеген аңлыйм.

Егор КРИД, җырчы, Уеннарның илчесе:

– Минем тормышым киберспорт белән турыдан-туры бәйле. Төннәрен шуңа күрә йокламый идем. Бу зур чара яшьләрнең күбесенә үзләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк. Кешеләр киберспортның күңел ачу гына түгеллеген аңлаячак. Аерым яраткан юнәлешем юк, һәрберсе үзенчәлекле. Бөтен командалар өчен дә җан атачакмын.

Илья АВЕРБУХ, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы:

– Минем уйлавымча, бу – искиткеч проект, дөрес юнәлештәге хәрәкәт. Россия – һәрвакыттагыча, күп нәрсәләрдә юл ярып баручы. Барысы да югары дәрәҗәдә узачагына ышанам. Казан мондый чараларны ничек үткәрәсен белә, моны күп тапкыр дәлилләгән шәһәр дә бит ул. Катнашучыларга бераз көнләшеп тә карыйм хәтта. Мондый уеннарда катнашу – киләчәккә сикерү ул. Мин футболда көч сынашып карар идем. Виртуаль уеннарны да, кырдагысын да яратам, әмма минем уен дәрәҗәсе замана балаларыныкы кебек түгел инде. Улым да виртуаль футболны үз итә. Аның өчен дә бу Уеннар этәргеч булыр иде.

Максим ПЕСТУШКО, «Ак барс» хоккей клубы уенчысы, Уеннарның катнашучысы:

– Фиджитал формат яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәячәк. «Киләчәк уеннары»ннан соң спортның барлык төрләренә дә игътибар артыр дип өметләнәм. Фиджитал-хоккейга килгәндә, без командага туплануга бозда да, компьютерда да күнегүләр ясый башладык. Исәп уртак булачак бит. Бозда да, виртуаль дөньяда да үзеңне күрсәтә белү мөһим.

Иван ЛАЗАРЕВ, «УНИКС» баскетбол клубы уенчысы, Уеннарның катнашучысы:

– Киберспорт дөньясында мин яңа кеше түгел. Узган ел фиджитал-футболны караган идем. Бик кызык, бик күңелле. «Киләчәк уеннары» – спортның без гадәтләнгән төрләре белән киберспортны берләштергән кәттә формат ул. Өметләр зурдан. Турнир мавыктыргыч булачак!

Светлана РОМАШИНА, синхрон йөзү буенча җиде тапкыр Олимпия чемпионы:

– Бу – ярышларның яңа, кызыклы форматы. Фиджитал-спорт – яшьләрне дә, олыларны да берләштерә, элемтә ноктасы булып тора. Сынау уеннарын күзәткәндә, шунысын да уйлап куйдым: фиджитал форматны бассейнга ничек күчерергә икән? «Киләчәк уеннары» – безнең киләчәк ул.

Данис ЗАРИПОВ, «Ак барс» хоккей клубының экс-капитаны, хоккейчы:

– «Киләчәк уеннары»на мөнәсәбәтем уңай. Минем өчен, әлбәттә, бу – яңа формат, спорт дөньясындагы яңа проект. Һәм бу – кызыклы проект! Биредә чынбарлыктагы мөмкинлекләрең дә сынала. Яшермим: виртуаль уеннардагы уңышларым белән әллә ни мактана алмыйм. Спортның чынбарлыктагы һәм виртуаль дөньядагы төрләрен берләштерүгә начар карашта түгелмен. Яшьләрнең күбесе андый уеннарда катнаша. Киберспортның киләчәге бар.

 

Казанның әлеге ярышларны оештыру хокукына ия булуы турында 2022 елның 16 июнендә Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында игълан иттеләр. Уеннарны үткәрү хокукы өчен Россиянең тагын дүрт шәһәре – Санкт-Петербург, Мәскәү, Калуга һәм Сочи көрәшкән иде. Бәхет Казанга елмайды.


Фикер өстәү