Татарстан Дәүләт Советы кирәк булган очракта районнарның берсенә эвакуацияләнәчәк

Татарстан Дәүләт Советы гадәттән тыш хәл булган очракта Казан янындагы районнарның берсенә эвакуацияләнәчәк, анда «подвал да, ут та, сулы мичкә дә бар». Бу хакта кичә республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
КПРФ фракциясе депутатлары республика халкы кайда яшеренергә мөмкин, дип кызыксынды. Ләкин, ачыклаганча, качу урыннары дәүләт сере булып тора. Коммунистлар канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Мөхәммәтшин, мәсьәләнең мөһимлеген танып, «вәзгыятьне киеренкеләндермәскә» сорады, чөнки РФ ның Украинадагы махсус хәрби операциясе (СВО) чорында «болай да халыкның кәефе начар», дип билгеләп үтте. Гражданнар оборонасы мәсьәләләре турында ул «ябык режимда» фикер алышырга чакырды.


Фикер өстәү