Казанда футбол матчында уенчы үлгән

Казанда футбол буенча Ачык һәвәскәр лигасы матчы вакытында уенчы үлгән. Бу хакта Inkazan хәбәр итте.
Уенчының «Аккумуляторы РФ» командасы өчен уйнавы билгеле, аңа 45 яшь булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, ул кинәт кенә егылган.
Уенчыны медиклар коткарырга тырышып караганнар, ләкин бу нәтиҗә бирмәгән. Үлем сәбәбе ачыклана.
В Казани на любительском матче умер футболист
ФОТО: INKAZAN

Фикер өстәү