Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 11 мәктәп һәм 10 бакча төзеләчәк

Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 9,5 мең укучыга исәпләнгән 11 мәктәп һәм 2,2 мең сабыйлык 10 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда мәгариф һәм фән минстры Илсур Һадиуллин әйтте.

Министр сүзләренә караганда, илкүләм проектлар, программалар һәм республика җитәкчелегенең аерым карарлары буенча 2019-2023 елларда Татарстанда 43 мәктәп сафка баскан. Бу 40 меңгә якын укучыга җитәрлек урын дигән сүз. 17 мең укучыга исәпләнгән 15 мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты буенча федераль бюджет хисабына төзелгән. «Бу безгә аеруча зур шәһәрләрдә икенче семанада белем алучылар санын киметергә мөмкинлек бирде», – диде Илсур Һадиуллин.

2019-2023 елларда Татарстанда 16,5 мең сабыйлык 82 балалар бакчасы төзелгән. Шулардан 42се «Демография» илкүләм проекты буенча, федераль акча хисабына сафка баскан.

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2019 – 2024 елларда барлыгы 28,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 20 млрд сумнан артыгы федераль бюджеттан.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле, Президент Владимир Путин карары буенча тормышка ашырыла.


Фикер өстәү