Газзәдә яшәүчеләргә 21 тонна гуманитар йөк җибәргәннәр

Йөк төялгән МЧС самолеты Мәскәү өлкәсе аэропортыннан Мисырга юл тоткан.

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә секторына егерме тоннадан артыграк гуманитар йөк китерәчәк. Бу хакта Россия МЧС матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гуманитар йөк генераторлардан, яктырткыч җайланмалар, шулай ук дарулар һәм азык-төлектән тора. Газзә шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәм, ведомство башлыгы Александр Куренков кушуы буенча, Халыкара гражданлык оборонасы оешмасы белән хезмәттәшлек нигезендә оештырылган.


Фикер өстәү