Бу хәл кичә Санкт-Петербургның Гражданский проспектында булган. “Известия”, Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 53 яшьлек ир-ат, “шиномонтаж”га килгән һәм хезмәтләрнең бик кыйммәт бәядән күрсәтелүен күреп, нык ярсыган. Шунда ул газ пистолетын тартып чыгарган да ата башлаган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ир-ат тоткарланып, полиция бүлегенә китерелгән. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү үткәрелә.