Казанда автобус йөртүченең гаебе белән бер кеше һәлак булган

Казанда автобус йөртүчегә карата җинаять эше ачканнар. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Кичә – 27 мартта Восстание белән Ибраһимов урамнары чатында җиңел машина автобус белән бәрелешкән. “Honda Civic” сулга борылып маташкан автобусның (светофорның кызыл утына чыккан) янына килеп бәрелгән. Иномарка йөртүчесе шундук һәлак булган.

Автобус шоферын тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү