Владимир Путин: «Россия – руслар өчен генә, дигән сүзләрне ишетсәм, борчуга калам»

Россия Президентын ялган патриотларның “Россия – руслар өчен генә” дигән сүзләре борчый. Хәрби очучылар белән очрашуда ул бу җәһәттән үзенең фикерләре белән уртаклашкан, дип яза “ТАСС”.

Дәүләт башлыгы искә төшереп узганча, Россиядә 190нан артыграк милләт вәкиле яши, шул ук вакытта кайбер милләтләр миллионнарча кешедән тора.

“Калганнарының барысы да – чит, дигән уй белән яши башласак, илне җимерәчәкбез”, – дигән Россия лидеры.

Владимир Путин бу мәсьәләгә бик җитди карарга чакырган. Ул: “Теге яки бу сүзне әйткәнче, уйларга кирәк”, – дигән.

“Барыбызның да зур, бердәм Ватаныбызга ия булуы турында уйларга кирәк”, – дип басым ясап әйткән Президент.


Фикер өстәү