Татарстанда 200дән артыграк бистә-авылны су басарга мөмкин

Татарстанда, кинәт җылыткан очракта, 39 шәһәр-районда барлыгы 220 торак пунктны су басарга мөмкин. Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде, дип яза “Татар-информ”.

Аның әйтүенчә, быел язгы ташуга бәйле фаразлар борчу тудыра. Республикада февраль ахырына кар катламы биеклеге – күпьеллык уртача күрсәткечләрдән күпкә зур. Шуңа күрә быел язгы ташу киеренкелек тудырырга мөмкин.

“Районнарга инде бүгеннән үк ташуга югары дәрәҗәдә әзерләнеп торырга, ә су баса башласа – гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим ителде”, – дип билгеләп үткән Нигъмәтуллин.


Фикер өстәү