Киләсе елның бәйрәм һәм ял көннәре графигы расланды

2024 елга Россиядә бәйрәм һәм ял көннәре графигы расланды. Тиешле документны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте телеграм каналында хәбәр ителә.

2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге ял көннәре 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Моннан тыш, эшләми торган көннәр 27 апрельдән (шимбә) 29 апрельгә (дүшәмбе), һәм 28 декабрьдән (шимбә) 30 декабрьгә (дүшәмбе) күчерелә.

Яңа ел каникуллары 10 көнгә сузыла:  2023 елның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәкбез.

Эшләми торган көннәр 23 февральдән 25 февральгә кадәр, 8 марттан 10 мартка кадәр, 28 апрельдән 1 майга кадәр, 9 майдан 12 майга кадәр, 12 июньдә, 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр, 29 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр булачак.


Фикер өстәү