30 елдан артыграк хезмәт стажына ия булучыларның пенсиясен ике тапкырга арттырмакчылар

Дәүләт Думасының ЛДПР депутатлары яңа закон проекты эшләгән. Анда 30 елдан артыграк хезмәт стажына ия булучыларның пенсиясен ике яшәү минимумы күләменә арттыру тәкъдим ителгән. Бу хакта “ТАСС” закон проектына таянып яза.

Россиядә яшәү минимумы күләме уртача 13 290 сум тәшкил итә, диелгән закон проектына аңлатма язуында. Димәк, 2024 елда аның икеләтә күләме 26 мең сумнан күбрәк тәшкил итә.
Закон проекты авторлары фикеренчә, пенсиягә өстәмә түләү кагыйдәләрен, шулай ук күләмен карап тикшерү һәм индексацияләү тәртибен Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләргә тиеш. Өстәмә өчен акчаны федераль бюджеттан алу тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка артты.


Фикер өстәү