Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты

Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовка Россия белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда Татарстан һәм Төркмәнстанның сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Без бик матур тугандаш илдә, чөнки татарлар һәм төрекмәннәр тарихи яктан һәрвакыт якын булды. Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык характерында. Безнең җитәкчеләр даими элемтәдә тора. Кичә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендә узган зур Төрекмән-Россия бизнес-форумы — шуның нәтиҗәсе. Бик яхшы әзерләнгәнсез, хезмәттәшлек перспективалары турында эчтәлекле нотыкларлар сөйләнде», — диде Татарстан Президенты Төрекмән телевидениесенә биргән интервьюсында.

Ул Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашуда машина төзелеше, нефть-газ химиясе, цифрлаштыру һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирелүен әйтте.

Шулай ук Татарстан Президенты мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан-Төркмәнстан хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында 6212 төрекмән студенты белем ала. Бу бик зур сан. Безнең университетлар Төрекмәнстан студентларының хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, спорт өлкәсендә элемтәләр дә зур әһәмияткә ия. Шушы көннәрдә Казанда ислам илләре һәм Татарстан Республикасы командалары арасында хоккей буенча беренче турнир узды. «Төрекмәнстан командасы бик лаеклы чыгыш ясады. Сезнең  илегез спортны бик сөя», — дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Президенты Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Милли Генгеш Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашкан иде.


Фикер өстәү